ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья диабет белән көрәшү көнендә Түбән Каманың сәүдә үзәкләренең берсендә «Диабетсыз яшәү» акциясе узды. Аның максаты – диабет мәсьәләсенә игътибар тарту. Бөтен теләүчеләр үзенең артериаль кан басымын, тән массасы индексын, канда глюкоза дәрәҗәсен түләүсез тикшерә алдылар. Скринингны 200гә якын кеше узды. Канда шикәр дәрәҗәсе күтәренке булган кешеләрне өстәмә тикшерүгә җибәрделәр.

16–17 ноябрьдә Казанда Идел буе Федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының фәнни-гамәли  конференциясе узачак. Конференциядә 350 артык кеше катнашачак – тире-венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Россия регионнарыннан практик табиблары-дерматологлары.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергәләп Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Медицина оешмасының эш сыйфатын бәяләү» сервисын эшләп чыгарылды. Табибка визит нәтиҗәләрендә ТР Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар күрсәтелгән  медицина хезмәте сыйфатын аноним тәртибендә бәяли алалар.

Апас үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсендә шикәрле диабет профилактикасы буенча акция узды. Чара Бөтендөнья диабет белән көрәшү көненә туры китерелде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 17 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.

«Чистай ҮРХ» ДАССОның стоматология сырхауханәсендә «Янгын килеп чыгу, янгынны локальләштерү һәм кешеләрне гамәли эвакуацияләү вакытында эвакуацион чараланы оештыру һәм уздыру» дигән янгын-тактик өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләр халык күпләп булган объектта эвакуацион чараларга һәм янгын чыгуны бетерүгә хастаханә персоналының хәзерлеген тикшерү максаты белән уздырылдылар.


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Бөтендөнья диабет белән көрәшү көне чикләрендә Казан дәүләт медицина университетында шикәрле диабет профилактикасы буенча акция узды. Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Казан дәүләт медицина университетының волонтерлары белән бергәләп казанлылар арасында шикәрле диабет белән авыруына биречәнлеккә анкетаны тутыру уздырдылар. Бөтен теләүчеләргә канда шикәр дәрәҗәсен үлчәделәр һәм авыруны профилактикалау буенча киңәшләр бирделәр.

Бүген Иннополис шәһәрендә шикәрле диабет профилактикасы буенча «Шикәрле диабет – яшәү рәвеше» дигән акция узды. 4нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсенең белгечләре бөтен теләгән кешеләргә канда глюкоза дәрәҗәсен үлчәделәр һәм диабетны профилактикалау буенча сөйләделәр.

Бүген 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә шикәрле диабет профилактикасы буенча акция узды. Сырхауханәгә килүчеләр канда глюкоза дәрәҗәсен билгеләүгә экспресс-тестлау үтә алдылар. Тестлау нәтиҗәләре буенча канда күтәренке  глюкоза дәрәҗәсе белән пациентлар өстәмә тикшерүгә җибәрелделәр.

Тулы көченә  яңартылган 10нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенең филиалы Сыртланова ур., 21 адресы буенча эшли башлады. Капиталь ремонт 2017–2018  елларга ТР беренчел медицина буынын модернизацияләү һәм ныгыту республика программасы буенча уздырылды. Медицина оешмасы бик каты үзгәрелде – коридорлар яктырак булдылар, мебель җиһазы яңартылды һәм ана-аталар шатлыгына – коляскалар бүлмәсе барлыкка килде. 16 мең балалар өчен оештырылган яңа шартларны визит барышында Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International