20 октябрьдә Казанда IV Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Мэйо клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференция ачылачак. Ул корпоратив мәдәниятны һәм команда эшен төзү мәсьәләләренә багышлана.
БРКХдә Екатеринбургның 1нче номерлы өлкә балалар клиник хастаханәсенең һәм 3нче номерлы үзәк шәһәр хастаханәсенең җитәкчеләре белән очрашу булды.
КБМҮнең перинаталь үзәгендә бу ел эчендә биш меңенче бала туу кабул ителгән. Иртәнге 5 сәгатьтә Чаллыда яшәүче хатынның 3400 гр авырлыклы һәм 52 см буйлы малай дөнья күрде. Гаиләдә ул икенче бала булды. 2016 елда Автоградта биш меңенче бала 16 сентябрьдә төркәлгән иде.
Казанда Татарстан Республикасы суд-медицина экспертларының 51нче фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Быел чара тикшеренүнең химик, биохимик һәм гистологик алымнарына, шулай ук суд медицинасында информацион технологияләренә багышланган.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин 22нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсен ачу чикләрендә үзенең артериаль кан басымын һәм канда глюкоза дәрәҗәсен белде.
Бүген Казанда 22нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылды. Ул республикада көнүзәк тенденцияләрне һәм медицина тармагы үсешенең динамикасын тәкъдим итүче төп чараларның берсе.
Бүген Казанда 22нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылды. Ул республикада көнүзәк тенденцияләрне һәм медицина тармагы үсешенең динамикасын тәкъдим итүче төп чараларның берсе.
Бүген Казанда Бөтенроссия «Ультратавыш диагностикасында хәзерге заман юнәлешләре» конференциясе ачылды. Конференцияне ачуда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.
2017 елның 18 октябрендә Әлмәтнең сәламәтлек саклау идарәсенең актлар залында Татарстан Республикасы балаларына педиатрия ярдәмен күрсәтү сыйфатын яхшырту, табиб педиатрларның һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү максаты белән «Хәзерге заман педиатриянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш учреждениеләренең педиатрлары һәм неонатологлары катнаштылар.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре төрле авыруларны дәвалау өлкәсендә иң яңа тикшеренүләр турында мәгълүмат алачаклар, сәламәтлек саклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар, эшмәкәрләр сәламәтлек саклау оешмалары өчен үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, ә шәһәрдә торучылар түләүсез медицина тикшерүләр үтә алачаклар.