Казан Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең табиблары һәм фельдшерлары үз практикаларыннан хикәяләр белән бүлештеләр – татарстанлылар медиклар тормышыннан иң кызыклы хикәя өчен тавыш бирә алалар. Һttp://www.wday.ru/stil-zhizny/vibor-redakcii/skoraya-pomosch9/ адресы буенча Woman’s day сайтыда тавышлар бирү җибәрелде.
26 октябрьдә Корстонда Бөтенроссия «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән шәфкать туташларының конгрессы ачылачак. Ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Профессиональ медицина оешмалары союзы булышлыкларында Татарстан Республикасы Шәфкать туташлары ассоциациясе һәм «Казан Экспо» белән оештырылган.
Бөтендөнья сәламәт ашау көненә туры китерелгән лекция Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалында узды.
Студентларга дөрес ашау һәм организмны сәламәт итеп саклап калу өчен кирәкле туклыклы матдәләр турында сөйләделәр. Моннан башка, лекция чикләрендә яшь кешеләргә физик активлык турында анкетаның сорауларына җавап бирергә тәкъдим иттеләр. Сорашу мәгълүматлары буенча, студентларның төп өлеше актив яшәү рәвешен алып бара һәм физик сәламәтлек саклауны күзәтеп тора.
Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар телефоны», шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интернет-кабул итү бүлеге «Гражданнар мөрәҗәгате» эшли.
18 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылачак. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре төрле авырулар дәвалау өлкәсендә иң яңа тикшеренүләр турында мәгълүмат алачаклар, коллегалары белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар, бизнесменнар сәламәтлек саклау оешмалары өчен үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, ә шәһәрдә торучылар түләүсез медицина тикшерүләр үтә алачаклар.
Халыкка уңайлы булсын өчен вакциналаштыруның мобиль пунктлары һәм Әлмәтнең сәүдә үзәкләре территориясендә эшләүче махсуслаштырылган бригадалар булдырылды. Акция кысаларында 14 һәм 15 октябрьдә Әлмәт үзәгендә һәм Түбән Мактамада 325 шәһәр кешесе прививка ясатты.
«Татар- информ» махус проектының яңа чыгарылышы чыкты, анда мәгълүмат агентлагының корреспонденты ашыгыч ярдәм бригадасы әгъзасы булды һәм күрсәтте: көн саен, төрле һава шартларында һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында медиклар кешеләрне ничек үлемнән коткаралар. Аннан башка, сюжетта Татарстанның иң хәзерге заман хастаханәләренең берсенең – 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең эшен күрсәттеләр.
2017 елның 9 октябреннән башлап 15нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7814 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1238 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6038– төрле авыруларга, шул санда 161 инсультка һәм 40 инфарктка туры килде.
Сез безгә сырхауханәләрнең һәм белгечләрнең эшләрен яхшыртырга булыша, Сезнең хокукларыгызны бозулар турында белдерә һәм аларның эшен оештыруын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрегезне әйтә аласыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.
Бүген 21нче номерлы шәһәр сырхауханәнең яңа бина территориясендә агач утыртуда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең хезмәткәрләре, шулай ук баш табиблар һәм казан медиклары катнаштылар.