Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында «түгәрәк өстәл» чикләрендә яңа проектның тәкъдим ителүе булды. Аның мәгълүматый мәйданчыгы Әлмәт булачак. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Идел буе округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов, «Татнефть» ААҖнең генераль директоры урынбасары Николай Глазков, шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре, шәһәр активы һ.б. катнаштылар.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин җыелганнарны сәламләп, 2015 елның йомгаклары буенча Әлмәт Казаннан соң бала тудыру саны буенча икенче урынга чыкты, дип билгеләде. Бу – яхшы системалы күрсәткеч. Шулай ук соңгы 10 ел эчендә тормышның дәвамлылыгы Әлмәт районында 4 елга артты.
«Татнефть» ААҖның булышлыгы аркасында 2010 елдан башлап Әлмәт районында «Онкология хезмәтен модернизацияләү» проекты тормышка нәтиҗәле ашырыла, дип район башлыгы билгеләде. 5 ел эчендә диагнозы иртә стадияләрдә ачыкланган авыручыларның өлешен арттырып булды, һәм авыруны үз вакытында ачыклау аркасында авыручыларның гомер озынлыгы 6% артты.
«Түгәрәк өстәл» темасы – «Шешләргә каршы мәгариф», ул онкология мәсьәләләрендә халыкның грамота дәрәҗәсен арттыру кирәклеге турында әйтә. Һәм аның турында мәктәп укучылары, студентлар һәм предприятие эшчеләре белән сөйләшергә кирәк.
«Кешенең яшәү дәвамлылыгы һәм сәламәтлеге факторы – кешенең үз кулында» – дип район башлыгы үз чыгышын йомгаклады.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин узган ел эчендә онкопатологиядән үлүчеләр саны 8% артты, шулай ук авыручылыр саны да үсә. Бүген һәр 42нче торучы яман шеш белән авырый. Адел Юныс улы медицина берләшмәсенең төп бурычына басым ясады – авыру мөмкинлеген киметү өчен нәрсә эшләргә кирәкне халыкка белдерергә. Аннан соң ул сәламәтлекне сакларга булышачак 10 алтын кагыйдә нигезенә яткан яңа мәгълүматый проектны тәкъдим итте.
Бүген «Татарстан Республикасында медицина ярдәменең сыйфаты һәм ала алырлыгы» күчмә чараның чикләрендә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә «Сәламәтлек» фонды вәкилләре килеп киттеләр. Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы әгъзасы, Россия Федерациясенең Җәмәгать палатасы әгъзасы Э.Л. Гаврилов «Сәламәтлек» фондының башында тора (ГХФ лидеры – Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин) .
Казанда халыкара катнашуы белән сигезенче «XXI гасырда кеше сәламәтлеге» дигән Россия фәнни-гамәли конференциясенең-2016 ачылуы булды. Конференцияне Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов ачты. Татарстаннан, Мәскәүдән, Кырымнан, Якутиядән, Казахстаннан, Белоруссиядән, Төньяк Осетиядән делегатлар, гомуми санда 1500 кеше, сәламәтлек саклауның иң көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Конференция чикләрендә йөрәк-кан тамырлары патологиясе, хәзерге заман стоматология, акушерлыкта һәм гинекологиядә, балалар диетологиясендә, гастроэнтерологиядә һәм йогышлы авыруларда, нерв системасы авыруларында һ.б. инновацион технологияләр мәсьәләләре карап тикшереләчәк 20 секция эшли. Конференция эшендә медицина оешмаларының табиблары, югары һәм урта медицина уку йортлары кафедраларының укытучылары, интерннар, ординаторлар, аспирантлар катнашалар.
«Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда «ВИЧ-позитив кешеләргә түземле мөнәсәбәт» дигән тренинг булды. Тренингны сырхауханә психологлары, «Светлана Изамбаева» коммерцияле булмаган хәйрия фондын оештыручы һәм шушы фондның волонтерлары уздырдылар. Тренинг максаты – ВИЧ-йогышы диагнозы белән кешеләргә түземле мөнәсәбәтне тәрбияләү.
Кереш сүзе белән катнашучыларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А. Осипов мөрәҗәгать итте. Ул ВИЧ/СПИД өлкәсендә эшләүче, социаль юнәлештерелгән, коммерцияле булмаган җәмәгать оешмалары белән ВИЧ-йогышның профилактикасы өлкәсендә конструктив хезмәттәшлек килеп чыкты, дип билгеләде.
Табиб һөнәре – Җирдә иң борынгы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Табиб булырга әзер кешеләргә Түбән Камада булышлык күрсәтәләр. Шуны раслаучы факт – 27нче номерлы мәктәптә 30 мартта узган очрашу. Укучылар һәм аларның ата-аналары белән берничә сәгать буе Ижевск дәүләт медицина академиясе (ИДМА) вәкилләре аралаштылар. Шул санда уку йортының ректоры Николай Сергей улы Стрелков.
28–29 мартта Татарстан Республикасының 11 табибы сәламәтлек саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен Мәскәү сырхауханәләренә һәм хастаханәләренә килеп китте.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә Республика «Педиатр көне» семинар-киңәшмәсе узды. Эштә Татарстанның бөтен территорияләренең 70 артык әйдәүче белгече – балалар стационарларының һәм сырхауханәләренең җитәкчеләре, район педиатрлары, «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның вәкилләре катнашты.
ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенә Комитетның рәисе Бахаргуль Саймат ханым башлыгында Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районының Сәламәтлек саклау эшләре һәм гаиләне планлаштыру буенча комитетының делегациясе килеп китте. Республика клиникасына кунакларны ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева озатып барды.
2016 елның 29 мартында Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә шәфкать туташлары өчен «Стационар шартларында пациентларны карауны оештыру» темасына белем бирү семинары булды.