ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының 2нче номерлы дәвалау-диагностикалау корпусында авыртусыз наркоз астындагы эндоскопиянең (колоноскопиянең) беренче катлаулы алымнары уздырылдылар. Шундый процедураны уздыру вакытында пациент авырту сизүләрен кичерми, бу пациент өчен комфортлыкны тәэмин итә.
Әлки муниципаль районының Карамалы саласында тантаналы чара булды – «2016 елга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» дигән Республика максат программасын гамәлгә ашыру чикләрендә модульле фельдшерлык – акушерлык пунктын ачу.
Тантаналы чарада катнаштылар: ТР СС министрының беренче урынбасары Осипов С.А., Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин А.Ф., «Базарлы Матак РҮХ» ДАССОның баш табибы Одушкина С. В., районның медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре, салада яшәүче кешеләр. Яңа ФАП яңа мөмкинлекләр ачачак, һәм, һичшиксез, салада беренчел медик-санитар ярдәм сыйфатын һәм ала алырлыгын яхшыртачак.
«ТР ССМ Р СПИД һәм ЙА ПКҮ» ДАССОның җирлегендә «Светлана Изамбаеваның» КБХФ белән бергә, «Фокус-Медиа» Социаль үсеш һәм сәламәтлекне саклау фонды булышлыгында ТР медицина оешмаларының табиб-гинекологлары, СПИД үзәгенең медицина психологлары һәм социаль эшчеләре катнашкан «ВИЧ-йогышлы хатын-кызларга хезмәт күрсәтүгә табиблар-гинекологларны укытү» дигән Республика семинары уздырылды. Семинарда түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар: ТРда эпидемиологик хәл, йөкле хатыннарда һәм аларның иптәшләрендә ВИЧ-йогышны ачыклау ешлыгы, анадан балага ВИЧ күчүне перинаталь профилактикалау, ВИЧ-йогышны тестлау алдында һәм аннан соң консультацияләү.
Ел саен февральдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бөтен республиканы урап алучы масштаблы «Ак халатлы фәрештәләр» дигән фестиваль уздыра.
Бүген яман шешләр белән көрәшү мәсьәләсе аеруча медицина мәсьәләсе генә түгел һәм халыкның киң катлавын урап алучы иң көчле социаль мәсьәләсе буларак системлы дәүләт чишелешен таләп итә. Нәкъ шуңа күрә 2016 ел онкология авырулары белән көрәшүгә багышлана. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сүзләре буенча, гомуми үлем саны белән беррәттән онкоавырулардан 8 процентка диярлек үлем санының үсеше күзәтелә. Министр, бу сәламәтлек саклауның мәсьәләсе генә түгел, дип ышана. Моның уңае белән мәгълүматый компания һәр республикада яшәүчегә юнәлгән.
2016 елның 25 февралендә 15.00 сәг. ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының (Себер тракты, 29) лекцияләр залында (2нче кат, «И» корпусы) ТР фәнни онкологлар җәмгыятенең утырышы булачак.
Сезне катнашырга чакырабыз!
Шул чара чикләрендә Мамадыш муниципаль районының өлкән классларны 98 тәмамлаучы, КДМУ студентлары – укуны тәмамлаучылары, районда туган кешеләр һәм РҮХнең сәламәтлек саклау эшчеләре белән очрашу уздырылды.
Бүген 18.40та Казан шәһ. Пушкин ур. буенча 5нче номерлы биш катлы торак йортының 5нче катындагы квартирада янгын булды. Янгын урынына РҺМҮнең бригадасы һәм АМЯнең 2 бригадасы чыктылар. Зыян күргән кешеләр юк. Йортта яшәүче кешеләр үзләре урамга чыктылар. Өстәмә 2 АМЯ бригадасы килделәр. Хәзерге вакытта йортта яшәүчеләр өчен «Татарстан» кунакханәсенең холлында вакытлыча тору оештырылды. Урында РҺМҮнең бригадасы һәм АМЯнең 3 бригадасы булып торалар.
Минзәлә РҮХ» ДАССОда Минзәлә муниципаль районының халкы белән онкологик авыруларны профилактикалау буенча эш башланды. 2016 елның февраленең ахырына кадәр районның авыл бистәләрендә әңгәмәләр уздыру һәм презентацияләр күрсәтү графигы төзелде. Профилактикалау эшенә ФАП фельдшерлары тартылдылар. Шулай бү көннәрдә Аю авыл бистәсендә онкологик авыруларны профилактикалау буенча презентация күрсәтелде. Презентация авыл клубында һәм җирле мәктәптә узды. Профилактика эше белән гомуми урап алу 85 кеше тәшкил итте: шул санда 15 укытучы, 30 укучы һәм 40 авылда яшәүче.
Хөрмәтле пациентлар! Игътибар итегез!
Казан шәһ., Нагорный ур, 6 адресы буенча урнашкан «ТР ССМ РКОД» ДАССОсы Казан шәһ., Себер тракты ур., 29, А корпусы адресы буенча «ТР ССМ РКОД» ДАССОның сырхауханәсенә күчте.