ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

12 февральдә Чүпрәле райоының Алешкин-Саплык  саласында модульле ФАП ачылуы булды. Сәламәтлек саклауның яңа объектын ачу церемониясендә катнаштылар: ТР Дәүдәт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы сәламәт саклау министрының беренче урынбасары Сергей Альберт улы Осипов,  район башлыгы Александр Валерий улы Шадриков һәм Чүпрәле РҮХ баш табибы Илмас Илал улы Шиһабутдинов.


12
февраль, 2016 ел
җомга

Соңгы ел эчендә генә БРКХдә диагностикалауның, дәвалауның һәм реабилитацияләүнең 45 артыграк инновацион технологиясе үзләштерелде һәм кертелде. Реаниматологларның,  нейрохирургларның, ортопедларның, кардиохирургларның, офтальмологларның, урологларның казанышлары һөнәри берләшмә белән югары бәяләнде – 2015 ел эчендә БРКХ абруйлы бүләкләр, премияләр рәтенең иясе, бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүче булды.

Чистай районында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашкан сәламәтлек саклау оешмаларының йомгаклау отчет җыелышы булды. 2015 елда Чистай муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмаларының эшләре һәм 2016 елга бурычлар турында отчет доклады белән  «Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы Рәис Мостафин чыгыш ясады.

Белгечләрне тарту өчен Түбән Камада күп нәрсәләр эшләнә. Узган елда 22 хезмәт квартирасы бүлеп бирелде, торак сатып алыр өчен 19 грант сайланды, «Земство табибы» программасы буенча 4 табиб 1 млн сум алды, югары уку йортларын тәмамлаганнан соң ҮРКПХдә эшли башлыячак 13 максатлы студент илнең югары уку йортларында укый.

«ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның позитрон-эмиссион томография бүлегенең һәм циклотрон-радиохимия комплексының хезмәткәрләре кертү буенча эшләрне тәмамладылар һәм позитрон-эмиссион томография өчен F18- NaF натрий фториды – яңа радиофармацевтик препаратның беренче клиник куллануы уздырылды.

Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе карамагындагы Эндоурология үзәгендә перкутан нефролитотрипсияне (бөердәге ташны алып ташлау буенча операцияне) уздырдылар.

Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин катнашуында ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе хастаханә советының утырышы булды.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Менделеевск РҮХ» ДАССОда «СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЭШЧЕЛӘРЕ - 2015» дигән фотокаталогның лауреатлар дипломнарын тапшыру церемониясе узды. Югары квалификацион аттестатлар, күпьеллык эш стажы, югары торучы һәм тикшерүче оешмаларның позитив бәяләре һәм бүләкләре булган, сәламәтлек саклау өлкәсендә үзләрен уңышлы күрсәткән һәм үзенең оешмасы коллективының җәмәгать   тормышында катнашучы Менделеевск РҮХнең иң яхшы табиблары лауреатлар булды. Медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары,  балалар табиб-хирургы А.Б. Поповка,   хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург, медицина фәннәре кандидаты Е.К. Сәлаховка, кабул итү-диагностика бүлеге мөдире, табиб-уролог Л.М. Минигуловка бүләкләр бирелде.

Гадәттәгечә симпозиумда Россиядән, Европадан, Азиядән һәм БДБ илләреннән торакаль хирургия буенча әйдәүче белгечләр катнашачак. Чара программасы торакаль онкохирургиядә хәзерге заман диагностика алымнары буенча, үңәч, трахея хирургиясендә, үпкә трансплантациясендә һ.б.  иң яңа эшләр буенча лекция сессияләрен; Татарстан Республикасының әйдәүче медицина үзәкләрендә күрсәтмә операцияләрне; ESTS  торакаль хирургларның Россия һәм Европа җәмәгатьчелегенең танылган экспертларыннан  Wet lab эксперименталь операция бүлмәсендә мастер-классларны үзенә кертә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы йомгаклау коллегиясендә тәкъдим ителгән Healthy Nation / «Милләт сәламәтлеге» журналының чираттагы чыгарылышы хәзер электрон  юрамада ала аларлык. Номерның темасы – диспансерлаштыру. Фәнни мәкаләләр блогының чикләрендә Россия һәм Татарстан әйдәүче белгечләреннән, аерым алганда, Дәүләт фәнни-тикшеренү профилактик медицина үзәгенең директоры, Россия ССМның профилактик медицина буенча баш белгече Сергей Бойцовтан, Татарстан ССМның баш кардиологы, Россия кардиология җәмгыятенең вице-президенты Альберт Галявичтан һ.б. материаллар бастырып чыгарылдылар. Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2015 елның төп вакыйгалары турында Татарстан ССМның башлыгы Адел Вафин сөйләде, шулай ук республиканың әйдәүче клиникаларыннан йомгаклау мәкаләләре хәзерләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International