ТР ССМның Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советы утырышы Идарә җитәкчесенең вазыйфасын башкаручы Вера Головина рәислегендә, шәһәр ДПОның баш табиблары, аларның урынбасарлары, белгечләре -кардиологлар һәм неврологлар катнашуларында узды. «2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ӘМР халыгының үлем санын гомуми тикшерү» «ӘММАҮ» ДАССОның баш табибы Васыйл Мөхетдинов докладында китерелде.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көненә багышланган акциягә кушыла (чара 20 ноябрьдә 10.00 сәг. «Баскет-холл» спорт комплексында узачак). Юлларда шәхеснең хәрәкәт итү куркынычсызлыгы кешелекнең глобаль әһәмиятләренең берсе булып мөһимлеккә казана. БМО инициативасы буенча 2009 елның ноябрендә Мәскәү шәһәрендә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча беренче бөтендөнья министрлык конференциясе: эш итәргә вакыт!» бу мәсьәләгә багышланды. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе тәкъдиме буенча, 2011 елдан башлап 2020 елга кадәр чор «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш итү унъеллыгы» дип игълан ителде. Анонска сылтау http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/polez_inf.htm сайтында урнашкан.
Түбән Кама табиблары үлемнән тиз һәм оператив коткаралар, нәкъ кинодагы төсле – моңа йөрәк өянәге булган пенсионерка Тамара Ахонькова ышана. Рәхмәтле пациентканың тарихын НТР телеканалында карагыз.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе сәламәтлек саклау министры Адел Вафин башлыгында эш визиты белән Төркия Республикасында. Истанбулга килгәч Татарстан делегациясе Истанбулның хәзерге заман клиникаларының берсенә «Liv Hospital» клиникасына килеп китте. Шулай ук Истанбул Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе, профессор Селами Албайрак белән очрашу булды. Эш визитының программасында «Мемориал-Шишли», «Мемориал – Аташехир» клиникаларына барып кайтулар планлаштырылган.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү милли елы чикләрендә «Чирмешән район үзәк хастаханәсе» ДАССОның табиблары районның яшәүчеләре өчен профилактик акцияләрне дәвам итәләр. Чираттагы чара ФДКОның Янгын сүндерү частенең хезмәткәрләре белән уздырылды.
2015 елның 11 ноябрендә «РМПҮ» ДАССОның белгечләре Раифа махсус ябык типлы училищесы укучыларына дөрес булмаган ашау белән бәйле алиментар авыруларны профилактикалау буенча видеолекторий уздырдылар.
Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән нигезе салынган Бөтендөнья диабет белән көрәшү көне ел саен дөнья илләренең күбесендә 14 ноябрьдә уздырыла. Бу дата Чарльз Бест белән бергә 1922 елда инсулин ачылуында төп рольне уйнаган Фредерик Бантингның туган көне хөрмәтенә булды.
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарёва «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстанның Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасына багышланган лекторий уздырды. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның йөрәк-кан тамырлары авыруларының барлыкка килү риск факторлары һәм аны киметү юллары турында видеофильмы күрсәтелде. Лекция алдыннан «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның хезмәткәрләре министрлыкның хезмәткәрләренә артериаль кан басымын үлчәделәр, күтәренке артериаль кан басымы белән кешеләргә табиб-терапевт киңәшләр һәм үзләрен тикшерү көндәлекләрен бирде. Бөтен акциядә катнашучыларга дәвамлы йогышсызлы авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча мәгълүматый материаллар таратылды.
Конференция эшендә Идел буе федераль округыннан онкологлар, гомуми практика табиблары, неврологлар, эндокринологлар, ревматологлар, кардиологлар һәм пульмонологлар катнашачаклар.
Масса-күләм туберкулинодиагностика – Манту реакциясе балаларда һәм яшүсмерләрдә туберкулезны ачыклауның төп алымы булып тора иде һәм калып тора. Ә бу елдан башлап 8 яшь тулган балаларга Диаскинтест куя башладылар. Ул организмда актив йогышка гына реакция ясый һәм шуның белән аерыла.