Иртәгә, 9 июльдә 10.00 сәг. «Татар-информ» МАгы Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының (ДЧ) катнашучыларын һәм кунакларын медицина тәэмин итүгә багышланган пресс-конференция уздыра. Журналистларның сорауларына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина җавап бирәләр. Чара Казан шәһ., Декабристлар ур., 2, брифинг-залы (1нче кат) адресы буенча булачак. Аккредитацияләүнең эл.адресы: pr@tatar-inform.ru
«Кама Аланы район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы булып Лилия Әбдрәхимова билгеләнде. Электә ул «Л.Я. Карпов исемендәге Химик завод» ААҖ санаторий-профилакториенең баш табибы вазыйфасын башкарды. 1994 елда Лилия Фәрит кызы «дәвалау эше» белгечлек буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлады. Аннан соң ул һөнәри дәрәҗәсен өзлексез күтәрде. Аның дәвалау оешмаларында эшенең зур тәҗрибәсе бар. Ул участок табибы, табиб-терапевт, фтизиатр, баш табибның сырхауханә эше буенча урынбасары булды. Фәрит кызы Лилияне ТКМРның Сәламәтлек саклау идарәсендә баш табибларның атналык планеркасында тәкъдим иттеләр һәм ТР ССМ ТКМРның Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиевтан аңа уңышлар теләү сүзләре белән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Хастаханә бинасы 1999 елда эксплуатациягә тапшырылды. Шул вакыттан бирле аңа капиталь ремонт бер вакыт та ясалмады. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты белән бүлеп бирелгән, төзү-монтаж эшләргә юнәлгән максатлы акчалар билгеләнгән срокларда тулы күләмдә үзләштерелделәр. Хәзер кечкенә шәһәрдә торучы балалар медицина хезмәтләрен хәзерге заман бүлектә ала алачаклар.
Июльдә Татарстанда РКХнең акушерлык корпусы (24 июньнән башлап 2 августка кадәр), шулай ук Әгерҗе (29 июньнән башлап 12 июльгә кадәр), Баулы (1 июньнән башлап 31июльгә кадәр), Мамадыш (6 июльдән башлап 19 июльгә кадәр) һәм Балтач (1 июльдән башлап 15 июльгә кадәр) районнарының бала табу бүлекләрен агымдагы йогышсызландыруга ябачаклар. Августта 2нче номерлы РКХ акушерлык корпусы (10 августтан башлап 10 сентябрьгә кадәр), шулай ук Әлки (3 августтан башлап 17 августка кадәр), Яңа Чишмә (17 августтан башлап 31 августка кадәр), Сарман (3 августтан башлап 17 августка кадәр) районнарының бала табу бүлекләре һәм Бөгелмә районының бала табу йорты йогышсызландыруга ябылачаклар. Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 2нче номерлы бала табу йорты 7 августтан башлап 4 сентябрьгә кадәр йогышсызландыруга ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
Менделеевск районының Татар Чаллысы авылында модульле ФАПның ачылуы булды. Тантаналы церемониясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсенең башлыгы Малышева И.Ю., Менделеевск районы Башкарма комитетының җитәкчесе Чершинцев В.С., сала бистәсенең башлыгы Кузнецова Т.П., «Менделеевск РҮХ» ДАССОның баш табибы Сабаев О.В. катнаштылар.
Бүген «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә медоешманы оештыруның 60-еллыгына туры китерелгән бәйрәм чарасы булды. Тантана залында оешманың иң яхшы белгечләре һәм ветераннары, шәһәр һәм район җитәкчелеге, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкчелеге, чакырылган кунаклар җыелдылар. Бәйрәмнең хөрмәтле кунакларының берсе – ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бүгенге чараны тарихи дип атады, шуның белән ул мизгельнең әһәмиятлелегенә басым ясады.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Хөрмәтләү церемониясе Казан Кремлендә булды.