1нче июньнән башлап 31нәкадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7859 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1471 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1138 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 46 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 39 кеше зыян күрде, 22 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 120 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5972 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 38, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –190.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары Васил Шайхразиев Республика клиник хастаханәсенең территориясендә яңа перинаталь үзәкне төзү буенча күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында бу этапта булган бөтен көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышынды. Исегезгә төшерәбез, РКХ территориясендә акушерлык корпусы янында 100 койкалык хәзерге заман перинаталь үзәге төзеләчәк. Яңа үзәкнең ачылуы 2016 елга планлаштырылган.
Казан Медицина көллиятенең җирлегендә «2015 елның урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгече» дигән Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Республика этабы уңышлы узды. Конкурста Республикабызның республика, шәһәр һәм район хастаханәләренең медицина хезмәткәрләре катнашты. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлегенең башлыгы Ю.А. Кнни, «Казан медицина көллияте» УҺББ ДАББОның директоры З.А. Хисамутдинова һәм ТР ССМның аттестацияләү һәм квалификацияне күтәрү буенча әйдәүче консультанты Т.В. Ванюшина конурсны тантаналы ачтылар һәм конкурсның республика этабының катнашучыларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурс сигез номинация буенча узды, җиңүчеләр инде Россия этабында катнашачаклар.
Бүген Түбән Кама районында ике дәвалау оешмасы ачылды. Смыловка авылында – модульле ФАП, ә Кармалы саласында – табиб амбулаториясе.