ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2015 ел
җомга
Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОна эш визиты белән Оренбург өлкәсенең Медицина информацион-аналитик үзәгенең делегациясе килеп китте. Делегация составында: идарә итү системасын автоматизацияләү бүлегенең башлыгы Неудахин Олег Виктор улы, директор урынбасары Михайлова Ирина Александр кызы һәм куркынычсызлык бүлегенең башлыгы Зарипов Илдар Ульфат улы. Делегация әгъзалары «ТР ЭСС» БДМС региональ медицина мәгълүматый системасын кертү тәҗрибәсе белән таныштылар. Мәгълүматый системада счет-реестрларны формалаштыру һәм Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фондына аларны түләүгә бирү тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Бөтендөнья әйләнә-тирәдәге мохитне саклау көне 1972 елда БМОның Генераль ассамблеясе белән оештырып җибәрелгән һәм шул вакыттан бирле ел саен бөтен дөньяда билгеләнә.  


 

Баулы муниципаль районына эш визиты белән «БИТИ» ДКОның җитәкчесе М.М.Айзатуллин килеп китте. Ул капиталь ремонт дәвам иткән үзәк район хастаханәсен карап чыкты. Баулы муниципаль районының башлыгы Р.Х.Гатиятуллин, башкарма комитетның җитәкчесе С.П.Самонина, баш табиб Г.В.Алексеев, подрядка алынган оешмаларның җитәкчеләре белән эш киңәшмәсе уздырылды.


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОда спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты алдында Казанда 60тан артык табиб катнашкан «Спорт медицинасының көнүзәк мәсьәләләре» дигән республика конференциясе уздырылды. Дөнья чемпионатының медицина һәм санитар-эпидемиологик тәэминәтенең, спортта җәрәхәтләнү һәм реабилитация мәсьәләләре карап тикшерелде, кинезио- һәм иммобилизацион тейплау буенча мастер-класслар уздырылды.

Үзәк район хастаханәсенең инициативасы буенча Чирмешәндә «Аек булып яшәргә һәм эшләргә» темасына «түгәрәк өстәл» уздырылды. Район газетының редакциясендә «түгәрәк өстәл» янында сәламәтлек саклау оешмаларының, мәгарифнең, социаль яклауның, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлекнең, полициянең җыелган вәкилләре эчкечелекнең начар яклары һәм аек яшәү рәвешенең кирәклеге турында сөйләштеләр.
Казанга Россиянең ФМБА Спорт медицинасын оештыру идарәсе башлыгының урынбасары И.Т. Выходец һәм Россиянең ФМБА ФСМФКҮ ФДБОның җыелма командаларның медицина тәэминәте бүлегенең башлыгы А.В.Фомина килеп киттеләр. Эш визиты барышында җыелма командаларның спортчыларын медицина тәэмин итү мохтаҗлыгы өчен мобиль медицина комплексларын спортчыларның торган урыннары һәм «Казан Арена» спорткомплексы янында   урнаштыру турында мәсьәләләр уйлаштылар.

Бу елда конференциядә 300дән артык катнашучы, шул санда Россиянең 50дән артык регионы, шулай ук Германиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Нидерландлардан, Норвегиядән, Чехиядән, Швейцариядән һ.б. илләрдән кунаклар катнашалар. Конференциянең төп темалары – сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүматый системасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, сәламәтлек саклавуда дәүләт-шәхси партнерлык, кластер һәм эксперт карарлар. 

Зәй муниципаль районында «2012–2016 елларга Татарстан Республикасы халкына  беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү программасы» буенча төзелгән Чыбыклы модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Яңа объектның ачылу церемониясендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе Кәримов Р.Г., «Зәй РҮХ»  ДАССОның баш табибы Әмеров Р.Р. катнаштылар. ТР сәламәтлек саклау министры исеменнән Яр Чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Боенко Е.А. чыгыш ясады.

РФдә подагра белән авырулар саны соңгы унеллыклар буена берничә тапкыр арткан һәм өзлексез үсүне дәвам итә. Бу авыруның үзенчәлеге буыннарның зарарлануларыннан башка пациентларда артериаль гипертония ( 36–41% очракларда), метаболик синдром (72%), симерү һәм  дислипидемия очрыйлар. Подагра белән авыручыларның иң зур күпчелеге (2/3кә кадәр) атеросклероз белән бәйле йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үләләр.

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Булачак конференция – сан буенча инде 14нче, һәм бу еллар эчендә конференциянең темасы – хәзерге заман инновацион технологияләрне куллану ярдәмендә сәламәтлек саклауның нәтиҗәлелеген арттыру – бөтен Россиядән, якындагы һәм ерактагы чит илләрдән йөзләп белгечләрне тартып, аны һөнәри берләшмәләр өчен билгеле вакыйга итеп ясады. Бу елда конференциядә 300дән артык катнашучы, шул санда Россиянең 50дән артык регионы, шулай ук Германиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Нидерландлардан, Норвегиядән, Чехиядән, Швейцариядән һ.б. илләрдән кунаклар катнашачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International