Үткән корылтайлар Екатеринбургта, Түбән Новгородта, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Уфада, Новосибирскта уздырылдылар. VII Бөтенроссия нейрохирурглар корылтае иң элек нейрохирургиянең бөтен хәзерге заман бүлекләре буенча мәгънәле белем бирү программасы буларак планлаштырыла. Нейрохирургия хезмәтен, баш мие травмасы бүлеген, кан тамырлары нейрохирургиясен, нейроонкологияне, арка мие нейрохирургиясен, балалар нейрохирургиясен, функциональ нейрохирургияне оештыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Бүген «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның «Азино» балалар сырхауханәсе җирлегендә «Профилактик һәм социаль педиатриянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән белем бирү циклының беренче шөгыле булды.
Циклны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында Россия ССМның «Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның сырхауханә һәм социаль педиатрия кафедрасы белән бергә «ТР ССМ БРКХ» ДАССОсы оештырды.Бүген Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары чикләрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Президенты Аппаратының җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм башкалар озатып бардылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 154кә артты (бәхетсезлек очракларына һәм бала табуларга чакырулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 15кә, янгыннар буенча – 1гә, бала табулар буенча – 5кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 32гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 19га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 152гә артты.