Медицина профилактикасы буенча табиб Диләрә Нуриәхмәтова Красноключинск мәктәбе укучыларына алкоголь, никотин һәм наркотиклар кебек агулы матдәләрнең зарары турында сөйләде.
Актаныш районында ФАПлар ремонтлана. Адай, Кыр-Каен Түбә, Иске Солтангол, Бүләк, Карт, Колын, Меннәр, Иске Балтач авылларында медпунктлар яңартыла.
Диспансеризация үтү нәтиҗәсендә 68 яшьлек пациент хәзер икенче туган көнен бәйрәм итәчәк. Моның өчен Түбән Кама һәм Красноярск хирурглары ярдәм итте.
Азнакай медицина учреждениеләрендә капиталь ремонт «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча үткәрелә.
Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча алып барыла. Федераль һәм республика бюджетларыннан амбулаторияне ремонтлауга 25 млн 727 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары операция вакытына 4030 г үлчәме булган балада 1100 г авырлыктагы әвернә-койрык сөяге янында урнашкан тератомасы алып ташлаган.
Капиталь ремонт "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Апрель - чисталык вакыты, ә өмәләр – коллегаларны берләштерүче яхшы традиция.
Табиблар чүп-чарны, коры үләнне һәм яфракларны җыеп алдылар, агачларны агарттылар.
Чара йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәсьәләләренә багышланган иде.