2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру конкурсы старт алды.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре Раифа ябык типтагы махсус училищесы укучылары өчен җәйге эсседә сәламәтлекне саклау киңәшләрен бирде.
Яңа җиһазларда тикшерүне бүгенге көннән башлап 2нче номерлы поликлиникага беркетелгән пациентлар узарга мөмкин. Аппаратны Төзүчеләр ур., 10 адресы буенча 7нче дәвалау корпусында куелды.
Яшел Үзән район хастаханәсендә ремонт эшләре барышын район башлыгы Михаил Афанасьев тикшерде. Ул объектта эш киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә баш табиб вазифаларын башкаручы Эльмир Гатин, Яшел Үзән РҮХ һәм «Стройбренд» ҖЧҖ махсуслаштырылган төзелеш оешмасы вәкилләре катнашты.
28 июльдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2022 елның беренче яртыеллыгында максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы булачак.
Сафина Камилә Якуп кызы Мамадыш РҮХнең иң тәҗрибәле табибларының берсе, аның хастаханәдә эш стажы 49 ел, шуларның 45 ел гомуми практика табибы булып эшли. Камила Якуповна фикеренчә, нәкъ менә вакцина ясатканганга алар авыруны көткәнгә караганда җиңелрәк кичерделәр.
Кама Тамагы районында Әҗем-Көрәле авылында беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча яңа блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзелә.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәдә 47 койкага исәпләнгән яңа пульмонология бүлеге ачылды. Бүлек составында ике табиб-пульмонолог, биш шәфкать туташы һәм ике санитарка эшкә кереште. Бүлек мөдире - Эльвина Абызова.
Табиб-онкологлар район халкына ел саен диспансерлаштыруны һәм онкологик авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау өчен профилактик тикшерүләрне актив узу турында искәртте.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика ветераннар Советы Рәисе Садыков Наил Сәлах улы табиб-хирург Гайнуллин Үзбәк Шәфигулла улына рәхмәт сүзләрен җиткерде.