Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа амбулатория төзелеше бара. Проектны федераль бюджет тарафыннан финанслау «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең «Ак чәчәкләр» аллеясында Ютазы районы медицина хезмәткәрләре тыйнак кына, әмма лаеклы итеп үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Балтач РҮХнең Борнак фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе табиблары халыкны күчмә кабул итүне дәвам итәләр.
22 июнь көнне Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәмернең зыяны турында лекция узды. «Алабуга РҮХ» ДАССОның табиб-наркологы Голубев Вячеслав Сергеевич эчкечелекне профилактикалау турында сөйләде.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе коллективы яшь кадрлар белән тулыланды. Аларга аренда торагы бирелде.
Ел саен 22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Илнең бөтен территориясендә 12.15 мсб – Гомумроссия бер минут тынлык белән бер минут тынлык игълан ителде.
Алабуга РҮХ Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Бүген Казанда «Протек» компаниясенең яңа фармацевтика комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Сарман РҮХ" ДАССУ коллективы М.Комлевның "Чтобы помнили" фильмын карау өчен киносеанска килеп китте. Кайбер хезмәткәрләр балалары һәм оныклары белән килгән иде.