Һөнәри бәйрәм - медицина хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде.
11 июньдә Югары Ослан районы Савино авылында «Зөя калкулыклары» гольф-клубында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хәйриячеләр ярдәме белән Медицина хезмәткәре көненә багышланган «Ак чәчәкләр» гольфы буенча беренче халыкара хәйрия турниры узачак.
ФАПларда, амбулаторияләрдә, даруханәләре булмаган авыл торак пунктларында урнашкан гомуми табиблык практикасы үзәкләрендә медицина хезмәткәрләре даруларны сата һәм халыкка ташламалы препаратлар бирә алалар. Элек моны фармацевтлар гына эшли ала иде.
Тиздән Октябрь авыл җирлегендә яшәүчеләр яңа заманча фельдшер-акушерлык пунктында медицина ярдәме ала алачак. Югары Ослан район үзәк хастаханәнең яңа ФАПы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Эшкә яраклы кешеләрнең 80% ы D витамины дефициты бар. «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләренең сәламәтлек торышын тикшергәннән соң табиблар шундый нәтиҗәләргә килде.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе табиб-гинеколог Илина Шаһимәрдәнованы «Земский доктор» программасында катнашырга чакырды. Һәм менә ул өч ай Осиново амбулаториясендә эшли.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Чистай үзәк район хастаханәсенә килеп китте. «ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча кабул итү-диагностика бүлеге төзелә. Бу максатларга 84 752,46 мең сум акча юнәлдерелгән.
Саба муниципаль районының Юлбат авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Программа Россия Федерациясендә икенче ел тормышка ашырыла, 2022 елдан «Сәламәтлек саклау»милли проектына кертелгән.
Әлмәт районының Молодежный бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. ФАПлар төзү-сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча масштаблы программаның бер өлеше, ул Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан башланган. Бу тармакны үстерү - «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының төп максатларының берсе һәм бүген ул бөтен ил буенча актив бара.
«Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ сырхауханәсенең табиб-онкологы «Земский доктор» программасында катнашты һәм дәүләттән 1 миллион сум акча алды.