ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

24 майда, 10.00 сәгатьтә ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруның барышы турында» темага брифинг узачак.

Сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резеда Мавзютова Түбән Новгородта узган «Хатын-кыз-лидер. XXI гасыр» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.

Бөтен республика буенча 16 майдан 27 майга кадәр «Шикәр диабеты атнасы - 2022» бара. Әлеге атна кысаларында Яр Чаллы шәһәренең баш балалар эндокринологы, КБМҮнең табиб-эндокринологы Роза Сәлимуллина балалар өчен сәламәт туклану мәктәбе оештырды.

Әлмәтнең Медсанчастендә медицина хезмәткәрләренең һөнәри йогышлануны профилактикалауга багышланган укыту семинары узды.

«Мамадыш РҮХ» ДАССУның гомуми практика табибы Каюм Әхмәтов артериаль гипертонияле пациентлар өчен мәктәптә чираттагы дәрес үткәрде. Дәреснең темасы "Сәламәт туклану. Артериаль гипертония вакытында пациентка туклану турында нәрсә белергә кирәк? Симерү һәм артериаль гипертония".

“Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге” ДАССУ белгече Диләрә Бареева «ТР Ветераннары берлеге» ветераннарына шикәр диабеты һәм гипертония вакытында туклану һәм яшәү рәвеше турында сөйләде

Түбән Каманың 29нчы мәктәбе базасында бу сезонда әтиләр өчен йомгаклау семинары узды. Быел семинарлар шәһәрнең сигез уку йортында үткәрелде һәм укучыларның ата-аналарында зур кызыксыну уятты.


21
май, 2022 ел
шимбә

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш балалар белгече Татьяна Батышева Балалар республика клиникасының эше белән танышты. Кунак хастаханә персоналы белән дә, аның кечкенә пациентлары белән дә аралашты.


20
май, 2022 ел
җомга

20 майда Бөтендөнья травматолог көне билгеләп үтелә. Без Алабуга район үзәк хастаханәнең травматология бүлеге мөдире, табиб-травматологы, меңләгән пациентлар арасында абруй һәм ихтирам казанган Әхмәтшин Галимҗан Мөбарәкшин улының әңгәмәсен тәкъдим итәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International