ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре Ветераннар (пенсионерлар) берләшмәсе рәисе Зөһрә Сәитова госпиталь стационарында дәваланучы сугыш ветераннарына иҗтимагый оешма исеменнән бүләкләр тапшырды.

Ютазы районы меценаты Илгиз Галиев Урыссу район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә функциональ карават бүләк итте. Ютазы районы эшмәкәрләренең Урыссу үзәк район хастаханәсенә ярдәм итүләре беренче түгел.

Әлмәт район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре "Эшкә велосипедта!" Бөтенроссия акциясендә актив катнашты.

«Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча төзелгән  Алабуга районының Олы Качка авылында яңа модульле ФАП агымдагы елның икенче яртысында ачылачак дип көтелә. Ул барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасын тормышка ашыру темасына брифинг узды.

Кичә ТАССРның Атказанган табибы Чувашова Лилия Ивановна вафат булды. Озак еллар Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

Лениногорскида "Лениногорск район үзәк хастаханәсе" ДАССУның медик-санитар часте сырхауханәсе бинасын капиталь ремонтлауга керештеләр. Бу объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертелүе аркасында мөмкин булды.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм 2022 елның 16 маеннан 27 маена кадәр уза торган «Шикәр диабетының иртә диагностикасы – кандагы глюкоза дәрәҗәсенә халыкны скрининглау» профилактик акциясен уздырды.

Тольяттидагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 29 яшьлек республика яшәүчесе санавиация вертолеты белән Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Татарстан Республикасында бүген «Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган профилактик чаралар» ункөнлеге бара. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. «Мамадыш РҮХ» ДАССУның стоматология бүлеге мөдире, табиб-стоматолог-терапевты, Сагдеева Лилия Әкрәм кызы тәмәке тартканда авыз куышлыгында барлыкка килә торган проблемаларны һәм авыруларны санап үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International