ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында 2021 елда Саба районы сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы булды.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков хезмәттәшләрен 23 февраль  - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Диалог» АКБО базасында социаль челтәрләр алып бару, ММЧ һәм гражданнар белән аралашу өчен җаваплы медицина учреждениеләре хезмәткәрләре өчен белем бирү семинарының икенче модуле узды.

2022 елның 24 февралендә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2021 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ачык максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алышуы булачак.

Татарстанның сәламәтлек саклау системасы Донецк һәм Луганск халык республикаларынан күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләргә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтүгә әзер. Килү белән гражданнарны ашыгыч ярдәм бригадалары каршы алачак, шулай ук коронавирус йогышын ачыклауга экспресс-тест оештырылачак.

Республиканың Түбән Кама районының Кама Аланыннан Арина Аракчееваның «Она. История продолжается» («Ул. Тарих дәвам итә») китабы дөнья күрде.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Коронавируска антитәнчекләрегә биргән тестның уңай нәтиҗәләре нигезендә сертификатны дәүләт хезмәтләрендә алырга мөмкин.

Бүген фельдшерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Фельдшер медицинада ул шәфкать туташы да һәм табиб та бурычларын башкара. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 4552 фельдшер хезмәт куя.


20
февраль, 2022 ел
якшәмбе

Балалар клиник хастаханәсе табиблары тумыштан зәгыйфьлеге булган кызга операция ясаган булган иде инде. Кечерәк чагында хирурглар туры эчәк һәм сидек-җенес органнары системасын аеру операциясен башкарган. Ул вакытта куелган максатка ирешелгән иде.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Казан шәһәренең «16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУда умыртка баганасының эндоскопия хирургиясе актив гамәлгә кертелә. 18февральдә беренче тапкыр травматолог-ортопедлар өчен умыртка баганасы дискларын трансфораминаль үтеп керү юлы белән эндоскопия ысылу белән алу буенча мастер-класс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International