ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән бала тудыру йортында 2021 елда меңенче бала туган.

Алабуга районының участок терапевты «Земский доктор» программасы буенча бер миллион сум акча алды.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсе «Лапароскопик варикоцэлектомия» хезмәте өчен «Лучшее – детям» («Балаларга - иң яхшысы») сыйфат билгесенә лаек булды.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Кармыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Бүген Биектау тимер юл станциясе бистәсендә поликлиника ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.

COVID-19дан кабат прививканы Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева ясады.

Розалия Рафаэловна Гобәйдуллина безнең хастаханәнең иң тәҗрибәле, үз һөнәренә гашыйк табибларның берсе. Ул үзенең ярты гасырлык һөнәри эшчәнлеге юбилеен матур кәеф белән каршы ала. Ул әле дә Алабуга халкының кече буынын дәвалый һәм карый.

Бу көннәрдә Розалия Рафаэловна баш табиб Рамил Сәфәров һәм Алабуга РҮХ коллективы җылы котлауларын кабул итә.

Коронавирус йогышы белән авырган йөкле хатын-кызлар Яр Чаллының 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә реабилитацияне уза ала. 24 пациент тернәкләнүне үтте. Булачак әниләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итүче программа амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә гамәлгә ашырыла.


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Россия трансфузиологлар ассоциациясе Советы Рәисе, м.ф. д., профессор Евгений Борисович Жибурт 2021 елда кан хезмәтенең иң яхшы оешмасы буларак, ТР Кан үзәгенә Мактау грамоталарын тапшырды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгында ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International