Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкология һәм иммунология Милли медицина тикшеренү үзәге Татарстан Республикасы белгечләре өчен махсус игътибар таләп итә торган тема – иммунодефицитларны диагностикалау һәм дәвалау буенча чара оештырды.
Аякларны ампутацияләү куркынычы янаган пациентларга ярдәм итү өчен яңа җиһазлар Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә урнаштырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Идарәче кадрлары өчен «Медицина оешмасының эффектив җитәкчесе» квалификация күтәрү курсларының тыңлаучылары йомгаклау аттестациясен узды. Аларга таныклыклар тапшырылды.
Клиник психолог, "Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы В. М .Бехтерев ис. республика клиник психиатрия хастаханәсе" ДАССУ медицина психологлары бүлеге мөдире Макарова Оксана Станиславовна Covid-19 нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе белгечләре 2020 ел нәтиҗәләре буенча, аякларны ампутацияләүне булдырмый торган операцияләрнең рекордлы санын ясап, Россиядә лидерлар булды.
Түбән Кама медицина көллиятендә «Медицинага минем юлым» дигән исем астында конференция узды. Беренче курс студентлары каршында Түбән Кама дәвалау оешмаларының баш шәфкать туташлары һәм хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Республиканың Яшел Үзән районы Кызыл Яр авылында ФАП төзү буенча эшләр тәмамланды. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында объектны финанслау күләме 4 млн. сум тәшкил иткән.
2020-2021 елларда «Земский доктор» программасы буенча Сарман районында 7 табиб эшкә кабул ителде. Программа «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проектының бер өлеше булып тора.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә танылган педиатр Альбина Александровна Зайцева вафатына бәйле рәвештә гаилә һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.