ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Шәһәр сырхауханәсе №20 хезмәткәрләре скандинавия йөрешен нигез итеп алган «Сәламәтлек сукмагы» профилактик юнәлешенең яңа проектын оештырдылар.


12
июнь, 2021 ел
шимбә

12 июньдә без дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтәбез. 1990 елда бу көнне РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Россия көне - бердәмлек символы.


11
июнь, 2021 ел
җомга

9-10 июньдә Казанда Татарстан Республикасы терапевтларының «Ккоморбид хәлләренең актуаль проблемалары» дигән фәнни-гамәли форумы узды.


10
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың медицина учреждениеләренең баш табиблары Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән ВИЧ-йогышы һәм туберкулез буенча сорауларга тест узды. Тестка 12 сорау әзерләнгән иде.


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Тирәк мамыгы карны хәтерләтә, һәм бу йомшак юрган безнең шәһәр юлларын каплый. Кемнедер бу әсәрләндерә, ә аллергиклар исә тирәкләр чәчәк ату сезонында чын-чынлап җәфа чигә. Түбән Кама РҮХ терапия бүлегенең терапевт-пульмонологы Алсу Ибраһимова Түбән Кама халкының табибларга нинди симптомнар белән мөрәҗәгать итүләре һәм бу чорда үз-үзеңне аллергиядән ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Якутия милли медицина үзәге -  «Республика хастаханәсе №1» ДАССУ делегациясе Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә килеп китте.


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы бот сөягенең проксималь бүлеген сынган чата өлкән яшьтәге пациентларга ярдәм системасын булдырган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.


4
июнь, 2021 ел
җомга

5нче шәһәр хастаханәсенең күчмә комплексы 1 июньнән Минзәлә районының Бикбау авылында пациентларны кабул итә башлады. Мобиль сырхауханәләрдә авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын тормышка ашыру кысаларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган график буенча үткәрелә.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков яңартылган Балалар Республика клиник хастаханәсенең 3 нче дәвалау корпусын карадылар. Сафиуллин ур., 14 адресы буенча урнашкан бинаны капиталь ремонтлау 2020 елның 19 маенда башланды. Модернизацияләүгә 178 млн сум тотылган. Иртәгәдән яңартылган корпус пациентларны кабул итә башлаячак, хастаханә тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

1 июнь көнне 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә спорт-уен бәйрәме узды. Яшь пациентларны Халыкара балаларны яклау көне белән поликлиника ишегалдында клоун котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International