Кадерле хезмәттәшләр! Табиб һөнәре - хөрмәткә лаеклы һөнәр. Табиб һөнәре тирән белем, җаваплылык, сабырлык һәм фидакарьлек таләп итә.
1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, «Чистай» мәдәният үзәгендә Сәламәтлек саклау, мәгариф, хакимият, мәдәният, пенсия фонды һәм Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарә ветераннары өчен бәйрәм концерты булды.
Бүген табиб-урологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Алар сидек системасы, ир-атларның җенси системасы, бөер өсте бизе авыруларын диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнә. Квалификацияле урологлар хәзерге заман дәвалау-профилактика оешмаларының штатында тора.
2020 елның 29 сентябрендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә Казан шәһәренең «Мега», «Кольцо» сәүдә үзәкләрендә 15:00 дән 19:00гә кадәр халык өчен мәгълүмат-пропаганда чараларын оештырдылар.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәнең 2нче кардиология бүлегенең табиб-кардиологы Ольга Носова COVID-госпитальдә үзенең беренче ике атналык сменасын тәмамлады. Ике атна бик тиз үтеп китте, дип сөйли Ольга Викторовна. Бу вакыт эчендә табиб «Чайка» лагерында яшәгән, һәм үз гаиләсен бик сагынган. Ольга Носова үзенең ковид-госпитальдәге эше турында хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Чистай районы авыллары халкы ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләрен алкышлар һәм чәчәкләр белән озатты.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә сәламәтлек саклау системасында дистәләгән еллар эшләгән атказанган хезмәткәрләрне котладылар.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары госпитале» ДАССУда узды.
1 октябрьдә геронтолог көне һәм Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Юкка гына бу ике бәйрәм бер көнне билгеләп үтелми. Геронтология-организм картаюның биологик, психологик һәм социаль факторларын, шулай ук картаюга каршы көрәш ысулларын өйрәнә торган фән.
Бу акциянең тарихы 2019 елның 25 маенда, 72 нче сессия кысаларында Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясе WHA72.6 «Пациентларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча глобаль гамәлләр» дигән резолюция кабул иткәннән соң башланды һәм 17 сентябрьне Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көне дип игълан итте.