РКХнең торакаль хирурглары Ярославльдән килгән егетне коткарды. 16 яшендә егет үпкәләр авыртуына заралана. Әнисе аны хастаханәгә алып бара, табиблар типик бронхиттан тыш, берни дә тапмый.
Республика кан үзәге «Игелекле Казан» проекты белән берлектә «Көзге донор акциясе»н уздырды. Һәр донор өчен истәлекле сувенир әзерләнгән иде, ә беренче тапкыр кан тапшыручыларга исә донорлар сафына керү турында таныклык бирелде.
Табиб Панах Гамидов Түбән Камага Әзербайҗаннан килгән. Өч ел ярым ул Перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсенең 2нче сырхауханәсендә участок педиатры булып эшләгән, ә хәзер авыруларны кабул итү бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында "күчмә сырхауханә" эшен башлады. Бүген Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе белгечләре Биектау районының Дөбъяз авылы халкын кабул итә..
19 сентябрь - Бөтендөнья сөяк мие доноры көне. 2020 елның 17-19 сентябрендә сөяк мие донорлыгын популярлаштыруга багышланган Бөтенроссия акциясе узачак.
Н. И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты (РМТМУ) эш төркеме Республика балалар клиник хастаханәсенә эш визиты белән килде.
Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы түләүсез прививка ясатып була. Казанда 140 ка якын кеше «Кәҗә бистәсе» станциясе янында гриппка каршы прививка ясатты. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына Казанның 7нче номерлы клиник хастаханәсе эпидемиологы Эльвира Ибәтуллина сөйләде.
Тукай районы Бәткә авыл җирлегенең Нефтебаза бистәсендә заманча җиһазландырылган яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. «В» тибындагы модульле корылманың мәйданы 62,5 кв.м тәшкил итә.
Республика клиник хастаханәсенең отоларингология бүлеге белгечләре борын бүлгесендә операция ясаганда лайлалы тышчаны тегү методикасын патентладылар.
Татарстанда өч көн эчендә сайлау участокларында гриппка каршы 57 239 прививка ясалган. Республика башкаласында 16 973 кеше вакциналаштырылган. Тавыш бирү пунктларында куркынычсызлык чаралары үтәлде, гриппка каршы прививканы ясарга барлык теләүчеләргә тәкъдим иттеләр.