Тукай районында капиталь ремонттан соң сырхауханә ачылды.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков эш визиты белән Түбән Камага килеп китте. Ул туберкулезга каршы диспансерны карап чыкты, анда капиталь ремонт тәмамланган иде. Аннан соң башкарма комитетта министр һәм мэр Айдар Метшин катнашуларында Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагының 2018 елдагы эшенә йомгаклар ясалды.
Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә 2018 елда клиниканың эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычларына багышланган медицина советының утырышы узды.
Алабуга үзәк район хастаханәсендә 2018 елда район сәламәтлек саклау эшенең йомгакларына багышланган медицина советы булды.
Тәтеш районында Сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең йомгаклары турында сөйләделәр.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8437 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1205 чакыру.
Актаныш ҮРХдә Йомгаклау медицина советы узды.
Чистай муниципаль районында «Балкыш» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең табибы-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова белән хезмәт коллективының очрашуы узды.
Бүген БРКХнең Консультатив сырхауханәсе җирлегендә «Муковисцидоз: кичә, бүген, иртәгә» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция барышында катнашучылар хәзерге заман этабында муковисцидоз белән авыручыларга ярдәм күрсәтүне оештыру, трансплантация: пациентлар һәм табиб өчен карар кабул итү, БРКХ стационарында озак вакыт дәваланучы балаларны психологик озата бару кебек темалар турында фикер алышачаклар.
5 мартта Казанда ТР фармацевтика хезмәтенең йомгаклау киңәшмәсе узачак. Утырышта сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашачак. Эш нәтиҗәләре турында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева сөйләячәк.