Балалар республика клиник хастаханәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерүнең заманча коралы актив кулланыла, аның ярдәмендә пациентлар сораштыру уза, учреждениенең эше турында бәя куя һәм үз фикерләрен калдыра алалар.
Түбән Каманың консультатив-диагностика сырхауханәсендә онкологик авырулардан терелеп килүчеләр өчен «Талчук базары» һәм «Матурлык мәктәбе» дигән беренче хәйрия акцияләре узды. Чараны ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Медицина профилактикасы үзәге белән берлектә «Без бергэ» волонтерлар оешмасы оештырды. Консультантлар һәм стилистлар ханымнарга матурланырга ярдәм иттеләр.
Чистай ҮРХнең Татар Ялтаны фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ольга Ильина «Медицина» юнәлеше буенча яшьләр арасында авыл территорияләрендә җәмәгать лидерларын ачыклау буенча Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.
3нче номерлы мәктәпнең 5 А сыйныфы укучысы Илья Ельцов «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре эше белән эчтән танышырга теләде. Ашыгыч ярдәм станциясенә килеп, ул диспетчерларның ничек чакыруларны кабул итүләрен, табибларның һәм фельдшерларның ничек чакыруларга хәзерләнгәннәрен күрде, медицина персоналының ял итү бүлмәсенә кереп чыкты һәм табиблар белән аралашты. Илья ашыгыч ярдәм машинасында булды һәм аның җиһазларын өйрәнде. Әлбәттә, бишенче сыйныф укучысына пациентларга барырга рөхсәт ителмәде, тик малай зур куаныч белән берничә бригаданы чакыруларга озатты, телефонга бик күп фотосурәтләр һәм видеоязмалар ясады.
2018 елның 4 декабрендә Казанда «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Идел буе федераль округының III Регионара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге конференциянең мөһим үзенчәлеге – Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан кызыксынучы белгечләр катнашуы.
Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең атналык «Сәламәтлек десанты» Абдрахман авылының урта мәктәбенә килеп китте. Югары сыйныф укучылары һәм укытучылар өчен грипп һәм ОРВИ профилактикасы, тәмәке тартуның зыяны һәм дөрес тукланмауның нәтиҗәләре турында дәрес үткәрелде. Очрашу ирләр сәламәтлеген саклау турында әңгәмә белән тәмамланды. Моннан тыш, медицина учреждениесе белгечләре кандагы холестеринга һәм шикәргә экспресс-тест үткәрделәр.
Казанда Казан травматологлар-ортопедлар мәктәбенең 100-еллыгына багышланган «Терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларын һәм җәрәхәтләнүләрен диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман алымнары. Тынычлык вакытының җәрәхәтләре хирургиясе» дигән Бөтенроссия мультидисциплинар фәнни-гамәли конференциясе узды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы чит ил студентларының берсендә үпкә туберкулезының ябык формасын ачыклау турында хәбәр итә.
«Казан» Гаилә үзәгендә табиблар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Казан Мэрының Рәхмәт хатларын тантаналы шартларда шәһәрнең 10 табиб династиясе вәкилләренә тапшырдылар. Аларның һәркайсының гомуми медицина стажы 100 елдан артык тәшкил итә.
Сычуань провинциясенең Кытай традицион халык медицинасының Фәннәр академиясе делегациясе эш визиты белән Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте.