Балалар республика клиник хастаханәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерүнең заманча коралы актив кулланыла, аның ярдәмендә пациентлар сораштыру уза, учреждениенең эше турында бәя куя һәм үз фикерләрен калдыра алалар. Мәгълүматларны эшкәртү белән махсус булдырылган программа шөгыльләнә, кушымта рәвешендә ул белешмәләр өстәлләрендә һәм регистратурада, шулай ук бүлекләрдәге шәфкать туташлары постларында куелган мобиль гаджетларга урнаштырылган. Эшкәртү реаль вакыт режимында бара һәм нәтиҗәләрне шунда ук билгеле веб-офиста ачып карарга мөмкин. Клиниканың җитәкчелеге тарафыннан бер генә бәяләмә дә игътибарсыз калмый, бу пациентларның теләкләрен вакытында кабул итәргә, персоналның эшен бәяләргә һәм эшнең сыйфатын камилләштерергә ярдәм итә.