ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Шавалиев Рафаэль Фирнаял улы билгеләнде.
ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Зиатдинов Айрат Илгизәр улы билгеләнде.
ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «21нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Гайфуллин Рөстәм Фәиз улы билгеләнде.
25 апрельдә 15.00 сәг. Кабан күленең ныгытылган ярында «Озын гомер адымнары» акциясе узачак. Шәһәрлеләр өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс, ДФК элементлары белән бию дәресе, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын беренчел профилактикалау буенча шөгыльләр узачак. Анда хәрәкәт активлыгы, дөрес ашау турында сөйләчәкләр. Шулай ук бөтен теләүчеләргә йөрәк-кан тамырлары системасының параметрларын үлчәячәкләр.
2018 елның 16 апреленнән башлап 22нә кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7918 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1221 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6269 – төрле авыруларга туры килде, аларның 197 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 61 инфаркт.
Казан дәүләт медицина университеты «Яшел каникуллар» дигән балалар программалары студиясе белән бергә «Медицина каникуллар» профильле сменасына 6–8 классларның укучыларын чакыра. Ул 2018 елның 12–26 августында «Глубокое озеро (Тирән күл)» ял базасында узачак.
Бүген Республика стоматология сырхауханәсендә кечкенә пациентлар өчен «Игелекле стоматолог» дигән бәйрәм уздырдылар. Тешләр өчен нәрсә файдалы һәм тешләрне ничек дөрес чистартырга кирәк булуы турында балалар сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләреннән һәм «Сәламәт елмаюлар» волонтерларыннан белделәр. Балаларга стоматология авырулары турында сөйләделәр, авыз куышлыгы гигиенасына һәм тешләрне дөрес чистартуга макетларда өйрәттеләр. Балалар белемнәрен өйрәтү мультфильмы белән ныгыттылар. Дәрес уен формасында узды. Очрашу ахырында беркем дә иганәчеләрдән бүләксез калмады. Оештыручылар билгеләү буенча, мондый акцияләр даими рәвештә үткәреләчәк.
Бүген Казанда Казан медицина учреждениеләрен мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча күчмә утырыш узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгинов, Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенең директоры Равил Гарипов, шәһәр медицина учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар. Санлы технологияләр ярдәмендә медицина хезмәтенең нәтиҗәлелеген һәм хезмәтне ала алырлыгын ничек арттыру турында фикер алыштылар, аерым алганда, медицина учреждениеләренә «Татарстан Республикасы Электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүмат системасын кертү, «ТР Электрон сәламәтлек саклау» БДМС проектының коралы итеп балалар медицина кластерын оештыру, 2018 елда медицинада мәгълүматлаштыру системасының үсеш планнары һ. б. мәсьәләләрне кузгаттылар.
Чистайда «Чистай ҮРХ» ДАССУ, Чистай шәһәр суды һәм Чистай районара тикшерү бүлеге командалары араларында волейбол буенча иптәшләрчә матч узды. Спорт азартын һәм җиңүгә омтылышны уенның бөтен катнашучылары да күрсәттеләр. Җиңүгә рухландыручыларның зур ярдәмен дә билгеләргә кирәк. Иптәшләрчә уенның нәтиҗәсе «Чистай ҮРХ» ДАССУ командасының Чистай шәһәр судының командасын җиңүе булды. Шулай ук дус, әмма ярышлы атмосферада «Чистай ҮРХ» ДАССУ командасы Чистай районара тикшерү бүлеге командасы белән уйнаганда җиңү яулады. Ярышлар тәмамлангач, катнашучылар бер-берсенә мавыктыргыч уен өчен рәхмәт белдерделәр һәм мондый очрашулар уңай эмоцияләр өстиләр дип билгеләделәр. Очрашуның инициаторы Чистай шәһәр суды рәисе Андрей Карпов әйткәнчә, очрашуның төп максаты – актив һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм пропагандалау.
Татарстан бүген бөтен ил буенча билгели торган Милли донор көненә традицион рәвештә кушылды. Шулай итеп, Республика кан үзәге, Казан дәүләт медицина университеты һәм «Россия Студентлар отрядлары» дигән яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге араларында социаль хезмәттәшлек турында килешүгә Республика кан үзәгендә кул куелды. Хезмәттәшлек актив яшьләрнең хәйрия эшчәнлегенә катнашуларын җәлеп итүгә, донорлык хәрәкәтен һәм социаль партнерлык институтларын үстерүгә һәм шулай ук халыкның рухи һәм физик сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.