ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Адел Вафин Чистай үзәк район хастаханәсе бүлекләренә килеп китте. Анда ул оешманың хезмәткәрләре һәм пациентлары белән аралашты. Шулай ук Адел Вафин балалар сырхауханәсе территориясендә булып китте. Анда хәзер төзү эшләре бик кызу баралар. Чистай ҮРХ микрорайонында сырхауханә  беренче яшь пациентларны шушы елның көз көннәрендә инде кабул итәчәк.

Бүген Чистай үзәк район хастаханәсе территориясендә ТР сәламәтлек саклау министры  Адел Вафин катнашуы белән  дәүләт-хосусый партнерлык чикләрендә «Барсмед» дагностик үзәге филиалының ачылуы булды.

Татарстанда Гаилә, мөхәббәт һәм тугрылык көненә туры китерелгән түләүсез аноним ВИЧка тестлау буенча ун көнлек уза. Түбән Камада җирле халык ике атна эчендә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең 2нче сырхауханәсендә аноним ВИЧка теслауны уза алды. Акция чикәрендә үз ВИЧ-статусын 117 кеше белде. Бер кешедә уңай нәтиҗә ачыкланды. 2017 елның 12 июленә мәгълүматлар буенча Түбән Камада 534 ВИЧ-йогышлы кеше тора, алар арасында бер бала.

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыкның бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Белгород өлкәсенең делегациясе белән очрашты. Делегация   өлкәнең губернаторы урынбасары, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау департаменты башлыгы Наталия Зубарева башлыгында Казанга эш визиты белән  килде.

Бүген Белгород өлкәсенең делегациясе Татарстанның медицина оешмаларына килеп китте. Делегация өлкәнең губернаторы урынбасары, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау департаменты башлыгы Наталия Зубарева башлыгында Казанга эш визиты белән  килде.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО хезмәткәрләре «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең табиблары белән бергә «Миңа тормыш бүләк ит» дигән акцияне КДЭУның «Шеланга» спорт-сәламәндерү лагерында уздырдылар.

2017 елның 11 июленә хәл буенча республика хастаханәләрендә Зәйдә ЮТҺдә зыян күргән 4 кеше урнашкан. Алар арасында 2 кеше –  уртача авыр хәлдә  РКХдә  һәм 2 кеше – канәгатьләнерлек хәлдә «Татнефть»  ПАҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә.  Исегезгә төшерик, 2 июльдә Зәй шәһәренә керү урынында ЮТҺ булды. Шәһәрара «Самара – Ижевск» автобусы кюветка аударылу нәтиҗәсендә 28 кеше зыян күрде, шуларның 14 кешесе һәлак булды.

Спасс муниципаль районының Полянки саласында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Район өчен «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» программасы буенча төзелгән бу инде сигезенче модульле ФАП.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген 14.33 сәг. Балык Бистәсе районында, Волга М-7 ФАЮның 918 км-да ЮТҺ булды. Йөкле һәм җиңел автомобильләр бәрелешү натиҗәсендә 3 кеше зыян күрде, шул санда 13 яшьтәге бала. Ике кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә ашыгыч медицина ярдәме килгәнче  вафат булды. Бала уртача авыр хәлдә Балалар клиник хастаханәсенә китерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International