ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Казан шәһ. 20нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе хатын-кызлар консультациясенең акушеркасы Резеда Шакирова III Бөтенроссия «Урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгеч» конкурсының призеры булды. «Иң яхшы акушерка» номинациясендә Резеда Шакирова 3нче урын алды.

Ярышларның медицина тәэминаты Казан шәһәренең Республика медицина профилактикасы үзәгенең һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең көчләре белән уздырыла. Бөтенроссия пляж уеннарын уздыру мәйданчыкларында ярышларның санына карап 2–6 мобиль бригада һәм 3 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшли.

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә мини-керү аркылы митраль клапанны протезлау һәм пластика буенча  уникаль операцияләр сериясе узды. Технология үзенә ачык хирургияне кертә, дөресләп әйткәндә клапанны ясалма кан йөреше шартларында алмаштыруны.

2017 елның 3 июленнән башлап 9 июленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7049 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1256 чакыру керде.

Узган кич, Әтнә районында ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, аларның берсе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булды. 4 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Әтнә үзәк район хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Әтнә үзәк район хастаханәсенең  фельдшер бригадасы чыкты.

2017 елның 10 июленә хәл буенча республика хастаханәләрендә Зәйдә ЮТҺдә зыян күргән 7 кеше урнашкан. Алар арасында 2 кеше –  уртача авыр хәлдә һәм 5 кеше канәгатьләнерлек хәлдә. Алар дәвалауны Республика клиник хастаханәсендә, «Татнефть»  ПАҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә һәм Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә узалар.


7
июль, 2017 ел
җомга

ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Апаст үзәк район хастаханәсе» ДАССО баш табибы вазыйфасына Алмаз Альфрид улы Аллиуллин билгеләнде.

2017 елның 5 июленнән башлап 14нә кадәр Бөтенроссия ВИЧка тестлау көне чикләрендә, Бөтенроссия гаилә, мөхәббәт һәм тугрылык көненә  туры китерелгән түләүсез аноним рәвештә ВИЧка тестлау буенча ункөнлек узачак. 14 июльгә кадәр ТР ССМ Реепублика СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм алар белән көрәшү буенча үзәгендә (Казан, Вишневский ур., 2А) һәр теләүче кеше ВИЧка тестлауны түләүсез аноним рәвештә уза ала. Үзеңнең ВИЧ-статусыңны дүшәмбедән башлап җомга көненә кадәр 8 сәг. башлап 18 сәг. кадәр һәм шимбә көнне 9 сәг. башлап 14кә кадәр белергә мөмкин. Якшәмбе – ял көне. Түләүсез тестлау шулай ук Яр Чаллыда һәм Әлмәттә үткәрелә.

Балалар республика клиник хастаханәсенә балалар төрле җәрәхәтләр белән керәләр, аларның күбесе олыларның игътибарсызлык аркасында алынган. Аерым риск зонасы – өч яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр. Беренчеләр өчен көнкүреш травмалары – егылулар һәм пешүләр, икенчеләрен травмалар урамда көтә. Әйтик, велосипедта бару вакытында.

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыкның бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International