ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген «Биек Тау район үзәк хастаханәсе» ДАССОның хезмәткәрләре, артериаль гипертензиянең профилактикасы турында лекцияне укып,  Татарстан Республикасы буенча  «Высокогорский» ЭЭБнең җыелышында катнаштылар. Бөтен теләүчеләргә кан басымы үлчәнде, шулай ук куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде. Хезмәткәрләр алынган мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук сәламәтлекне профилактикалау буенча тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне тәкъдим иттеләр.
Кабул итү-диагностика бүлегенең ашыгыч пациентларны кабул итү буенча эш, диагностика кабинетлары, манипуляцион һәм шокка каршы операция бүлмәләре тәкъдим ителде. Визит чикләрендә кунаклар АМЯХдә медицина ярдәмен күрсәтү тәртибе белән, хастаханәнең норматив нигезе, дәвалау оешмалары белән хастаханәнең үзара йогынты ясау мөмкинлекләре белән танышып чыкканнар. Коллегаларны медицина ярдәмен күрсәтүнең төсмерләре дә, клиникада дәвалау процессының оештыру мизгелләре дә кызыксындырдылар. Кунаклар хастахәнәнең эшен югары бәяделәр, хастаханә эшен оештыруның югары дәрәҗәсен һәм хәзерге заман җиһазлары белән җиһазландыруны билгеләделәр.

Бу көннәрдә «ТР ССМ РСМЭБ» ДАССОның баш табибы Марат Тимерҗанов башлыгында Татарстанның суд медиклары төркеме эш визиты белән Израильгә китте. Делегация  составында – бюроның структур бүлекчеләренең җитәкчеләре һәм суд-медицина экспертлары.

Чараны Тукай районының башлыгы Хаҗиев В.Г. ачты. Үзенең чыгышында башлык бәябиреп бетергесез бүләк һәм тормыш шартларын яхшырту белән бәйле булган Круглое Поле поселогында яшәүчеләрнең шатлыгы өчен ТР Президентына, Сәламәтлек саклау министрлыгына бик зур рәхмәт белдерде.
КЭЙ тудыручылар кеше организмына азык, су белән, кечкенә балаларда пычрак куллар, уенчыклар аркылы эләгәләр. Җәй вакытларында әйләнә-тирәдәге мохитта КЭЙ тудыручыларның саклануы һәм үрчеп китүе өчен уңышлы шартлар барлыкка килә. Әйләнә-тирәдәге мохиттайогышны тудыручыларның күләмле җыелуы вакытында аларның кешенең ашказаны-эчәк трактына эләгүенең ешлыгы күбәя, шулай итеп авырулар барлыкка килүенең ихтималлыгы да арта.

Конференция эшендә Россия Федерациясе һәм БДБ илләренең бөтен регоннарыннан 400 табибның  катнашуы ниятләнә: неврологлар, анестезиологлар, хирурглар, терапевтлар, ревматологлар, педиатрлар, психиатрлар, онкологлар, гинекологлар, клиника фармакологлары, гомуми практика табиблары, сәламәтлек саклауны оештыручылар, шулай ук һөнәри эшчәнлекләре авырту синдромнарын тикшерү, диагностикалау һәм дәвалау белән бәйле башка белгечләр.


19
май, 2015 ел
сишәмбе

Бу елда конференция Татарстан Республикасы онкология хезмәтен оештыручыларның берсе, онкохирургия патриархы, профессор М.З. Сигалның туган көненең 95-еллыгына багышланачак.

Бүген иртә белән «Волга» М-7 ФАЮның 900 км ЮТҺ булды. «Газель» микроавтобусы (Сарапулдан Мәскәүгә барганда)  кюветка түнтәрелү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. ЮТҺ урынына Балык Бистәсе РҮХнең АМЯ табиб бригадасы чыкты. Ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә РКХнә тапшырылдылар. Зыян күргәннәрнең өчесе госпитализациядән баш тарттылар, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелде, кәнәгатьләнерлек хәлдә алар амбулатор дәвалануга җибәрелделәр.

14 майда Халыкара неврологлар берләшмәсенең масштаблы чарасы – Венада инсульт буенча Европа конгрессы булды. Анда РКХ клиникалары башлыкларының берсе, КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасы мөдире, м.ф.д., профессор Богданов Әнвәр Ибрагим улы катнашты. Чарада ул пленар секциянең рәисе сыйфатында булды, шулай ук ул РКХнең неврология хезмәтенең һәм Кан тамырлары үзәгенең эшләрен яктырткан докладлар тәкъдим итте.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе

19 майда «Социаль мәгънәле йогышлы авырулар һәм халыкара масштапта гадәттән тыш куркынычлы булган йогышлар» дигән Республика дисциплинаара фәнни-гамәли конференциясе булачак. Уздыру урыны: Казан, Муштари ур., 11, ТР ССМ «Казан дәүләт медицина академиясе» ЮҺББ ДАССОсы. Конференциянең эше 10.00 башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International