Балалар Республика клиник хастаханәсе табиблары республиканың Алексеевск районындагы «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютка барды.
Казан дәүләт мәдәният институты студентлары өчен Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Нияз Бикчурин һәм гигиена тәрбиясе буенча табиб Розалия Харисова психик һәм физик сәламәтлеккә багышланган «сорау-җавап» форматында интерактив лекция үткәрделәр.
5 ай эчендә белгечкә 626 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында авыр тормыш хәлендә калган пациентлар да бар. Аларга барысына да квалификацияле психологик ярдәм күрсәтелде.
Лекциядә спикер булып участок табибы акушер-гинеколог Елена Питулова чыгыш ясады. Белгеч хатын-кызларга күкрәк яман шешен диагностикалауның төп ысуллары турында сөйләде.
Казан шәһәренең 11нче хатын-кызлар консультациясендә Ана мәктәбе кысаларында 11нче һәм 13нче октябрьдә табиб-нутрициолог Павлова А.С. "йөклелек вакытында һәм бала тудырганнан соң әнинең рациональ туклануы"исемле лекцияләр циклы узды.
Быел яңа фельдшер-амбулатор пунктлар өч авылда барлыкка килде: Яңа Спаста «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча, Гулкинода «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, ә Урсай авылында «Татнефть»АҖ хәйрия фонды акчасынатөзелгән.
13 октябрьдә 36 нчы Түбән Кама мәктәбе базасында Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең медик-социаль ярдәм һәм психологик ярдәм бүлеге белгечләре "Бергә без күбрәк булдырабыз!" проекты кысаларында әтиләр белән балаларны сексуаль тәрбияләү буенча планлаштырылган өч семинарның беренчесе үткәрелде.
Тәтеш хастаханәсе табиб-гериатры Фирдүс Сәлахов өлкән буынга сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирә
Дөнья статистикасы буенча, планетада һәр сигезенче хатын-кыз күкрәк яман шеше белән авырый. Россиядә ел саен якынча 70 000 яңа очрак теркәлә, аларның 75% 50 яшьтән узган хатын-кызларга туры килә.
Түбән Кама район хастаханәсе табиб-онкологы Ильяс Ганиев НТР-24 телеканалы журналистларына авыруны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау ысуллары турында сөйләде. Кызганычка, яман шешләр өлкәннәрдә генә түгел, күкрәк рагы диагнозы яшь хатын-кызларда һәм ир-атларда куела. Бүгенге көндә 1715 пациент учетта тора. Ел саен күкрәк рагы 120 хатын-кызда ачыклана.