«Мин-профессионал» «Россия-мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проектларының берсе. Олимпиада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. 25 майда «Мин – профессионал» олимпиадасына йомгак ясалды. Россиянең 70 регионыннан 348 югары уку йортыннан 3800 студент дипломант булды: 142 алтын, 186 көмеш һәм 232 бронза медаль иясе, 1205 җиңүче һәм 2116 призер.
Ел саен 31 майда Бөтендөнья тәмәкесез бер көн билгеләп үтелә. Чараның максаты – тәмәке тартуның кеше саулыгына никадәр зур зыян салуын аңлату. Тәмәке тартучыларны бер генә көнгә булса да төтен сулаудан баш тартырга чакыралар.
Санкт-Петербургта «ВИЧ-инфекциянең актуаль мәсьәләләре. Ана һәм бала сәламәтлеген саклау» дигән темага семинар уза.
Түбән Кама иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге лекцияләр циклын тәмамлады, алар барышында терапевт Светлана Вячкилева һәм кардиолог Зөлфирә Бигашева тыңлаучыларга йөрәк-кан тамырлары системасын профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен саклау, ни өчен СOVID-19дан вакцинацияләнергә һәм пневмониядән соң ничек реабилитацияләнергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Сарман районында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең «Сәламәтлек – 2021» Спартакиадасының зона ярышлары узды.
2021 елның 27 маенда ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов катнашында, РФ ССМ «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты» ФБМУ, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, ТР ССМ «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ һәм «ФармМедПолис» ҖЧҖ арасында консорциум төзү турында Килешүгә кул кую церемониясе булды. Документка Казан ДМУ ректоры А. С. Созинов, КНИИЭМ директоры В. Б. Зыятдинов , ТР ССМ РКХ ДАССУ баш табибы Р.Ф. Шәвәлиев һәм «ФармМедПолис» ҖЧҖ генераль директоры А. А. Гайфуллин кул куйдылар.
"Южный" сәүдә-күңел ачу үзәгендә вакцинация пункты үз эшен башлап җибәрде. Казан шәһәренең барлык халкын яңа коронавирус инфекциясеннән прививкага чакырабыз. Үзең белән паспорт, полис, СНИЛС булырга тиеш.
Казанда Ратнер укулары 2021 Халыкара медицина форумы узачак. "Неврология - экосистема кебек, танылган невролог Александр Ратнерга багышланган".
Татарстан Республикасының СПИД үзәгендә, беренче тапкыр, онлайн режимында, ВИЧ-йогышы белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен җаваплы медицина оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләр өчен ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча бердәм методик көн узды. Барлыгы 482 кеше, шул исәптән РФнең башка субъектларыннан да катнашты.
Мамадыш РҮХдә районның йөкле хатын-кызлары белән традицион очрашу булды. «Йөкле хатыннар мәктәбе»ндә акушер-гинеколог Гүзәл Аббазова үз киңәшләрен җиткерде. Дәреснең темасы «Бала табу. Бала табуның беренче чоры» темасына семинар узды.