Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренең вазыйфаи бурычларын үтәгәндә шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турындагы белдерү кагәзләрен карап тикшерү буенча комиссия утырышы булды, ул мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә мөмкин.
Һәр ел саен 31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләнә.
Ел саен була торган кампания тәмәке куллануның һәм пассив тәмәке тартуның зарарлы һәм үлемгә китергән нәтиҗәләре турында киң мәгълүмат бирү, шулай ук тәмәке куллануны теләсә кайсы формада киметүгә ярдәм итү өчен сәбәп булып тора.
8 июньдә Түбән Камада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы булган пациентларны алып бару үзенчәлекләре» дигән Республика районара семинар-киңәшмәсен үткәрәчәк.
Яшел Үзән ҮРХдә терапевтлар, гомуми практика табиблары һәм фельдшер-акушерлык пунктларының фельдшерлары өчен «Ревматоид артрит буенча практик мәктәп» дигән мастер-класс узды.
КБМҮнең Балалар хастаханәсендә дәваланучы балаларга «Җиде диңгез» камера курчак театры гадәти булмаган бүләк хәзерләде.
Казанда «Балачак дөньясы» дигән махсуслаштырылган күргәзмә уза.
Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен «Үзеңнең кан басымыңны бел» дигән акция узды, аны Сугышлар ветераннары өчен госпиталь оештырды.
Бүген Мәскәүдә «Милләт сәламәтлеге – Россиянең гөрләп алга баруының нигезе» Бөтенроссия форумы башланды. Татарстан делегациясен ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев тәкъдим иттеләр. Алар форум кунакларына республиканың сәламәтлек саклау системасының үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Казанның 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә персоналны, стационарда дәвалау һәм тикшерү узучы авыруларны һәм сырхауханәнең пациентларын эвакуацияләү белән тактик-махсус укулар узды.
Казан шәһ. 1нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсендә медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатына эчке аудит, шулай ук сыйфат стандартларына ярашканлык буенча ирекле сертификация узды.