ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

11.00 сәгатькә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:

Түбән Кама шәһәрендә янгында 5 зыян күргән кеше ТР ССМ РКХдә ята. Шуларның 3се – авыр хәлдә реанимация бүлегендә, 2се –  пешү бүлегендә. 2 кеше – Башкортстан Республикасында яшәүчеләр кичә Уфа шеһеренә озатылды. Түбән Кама ҮРХдә 5 зыян күргән кеше ята. Барысы уңай динамика белән уртача авыр хәлдә. Бер кеше Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә калып тора.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Кан үзәгендә Казан федераль университеты студентларының актив катнашуы белән «Игелек диңгезе!» акциясе узды.

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (БСГБ) – бөернең һәм башка органнарның кечкенә кан тамырлары зарарлануы белән була торган авыр йогышлы авыру ул.

20 апрельдә «#СалагаИгелек» Бөтенроссия акциясе кысаларында Чистай медицина училищесының волонтер-медиклары Чистай Выселкасында булдылар. Бер көн эчендә волонтерлар Чистай Выселкасы ФАПында берничә акция уздырдылар. Артериаль кан басымын, буйны һәм авырлыкны үлчәү пункты оештырылды. Авыл халкы алдан хәбәр ителгән иде һәм чират көтәргә кирәк булмасын өчен аларны төрле вакытка чакырдылар.

2019 елның 23 апрелендә 10: 15 сәгатькә халәт буенча ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Республика клиник хастаханәсенең акушерлык обсервацион бүлекнең табибы акушер-гинекологы Эра Иванова булачак әниләр өчен лекция үткәрде

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары вазыйфасына Абашев Альмир Рашид улы билгеләнде.

Тормышның 63нче елында КДМАнең эндоскопия, гомуми һәм эндоскопик хирургия кафедрасы профессоры, м.ф.д. Федоров Игорь Владимирович вафат булды.

24 апрельдә Кабан күленең яры буенда халыкның сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлеген арттыру буенча флешмоб узачак.

Казан үз тарихында дүртенче тапкыр синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итте. Элегрәк ярышлар Татарстан башкаласында 2013, 2014 һәм 2018 елларда үткәрелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International