ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2019 ел
шимбә

2019 елның 20 апрелендә Казанда гомумшәһәр җыештыру өмәсе көне дип игълан ителде. Гадәттәгечә бу чара территорияне чистарту һәм аны яшелләндерү буенча апрельнең соңгы шимбәсендә май бәйрәмнәре алдыннан үткәрелә. Шуның белән бәйле рәвештә, шимбә көнне Татарстан дәвалау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре хастаханә территорияләрен җыештыруга һәм яшелләндерүгә чыктылар. Көнкүреш чүп-чарны, коры үләнне җыештырдылар, бордюрларны буядылар, моннан тыш, җыештыру буенча актив эш хезмәткәрләр кабинетларында алып барылды. Шимбә өмәсе ахырында бөтен чүп-чар шәһәр чүплегенә чыгарылды.

2019 елның 20 апрелендә сәгать 9:00га торыш буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:

Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 4 пациент реанимациядә, 3 пациент пешү блогында тора. Бересе Түбән Камадан күчерелә. Ике зыян күргән кешене Республика клиник хастаханәсенә җир өсте транспорты белән күчерәчәкләр.

2019 елның 20 апрелендә сәгать 7: 00гә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:

Түбән Кама шәһәрендә янгын вакытында зыян күргән 17 кеше исән. 19 апрельдә 2 кеше РКХнә санитар авиация линиясе буенча Россия ГТХМ авиазвеносы, медицина модуле урнаштырылган Ми-8 вертолеты белән күчерелде. Бүген тагын ике пациентны җир өсте транспорты белән күчерү планлаштырыла.


19
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә «Казан педиатрия мәктәбе: неонатологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Россия белем бирү конференциясе узды.

Республикада эшкә яраклы яшьтәге халыкның сәламәтлеген дәүләт тарафыннан җайга салу чаралары программасы старт алды. Татарстан предприятиеләрендә производство гимнастикасы кертү турында карар кабул ителде. ТКҮРКХ хезмәткәрләре традиция буенча үзләреннән башларга карар кылдылар. Баш табиб урынбасарлары, бухгалтерлар, икътисадчылар, канцелярия хезмәткәрләре үзләренең шәхси вакытларының 5 минутын сәламәтләндерү зарядкасына багышладылар. Яхшы көн һәрвакыт дөрес иртәдән башлана. 

Кушылыгыз һәм сәламәт булыгыз!

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе табиблары Татарстанда беренче тапкыр лапароскопик уң як гемигепатэктомияне – яңа шеш барлыкка килү белән бәйле рәвештә бавырның уң як өлешен алдыруны үтәделәр.

 Операция 30 яшьлек хатын-кызга үткәрделәр. Пациенткада яңа шеш диспансерлаштыру барышында тикшерү үткән вакытта ачыкланган. Шеш бавырның 60% зарарлаган, шуңа күрә табиблар тормыш өчен мөһим органны саклап калу максатларында ашыгыч рәвештә алдыру турында карар кабул иттеләр!

 Операция 4 сәгать дәвамында уздырылды һәм 2нче номерлы хирургия бүлегенең табиб хирурглары, табиб анестезиологлар-реаниматологлар һәм операцион шәфкать туташлары командасы тарафыннан башкарылды.

 Элек мондый операцияләр ачык юл белән генә башкарыла иде. Яңа ысулның өстенлекләре шунда – ул пациентлар өчен аз травматизмлы, пациентлар тизрәк торгызылалар һәм көндәлек тормышка кире кайталар.

2019 елның 20 апреленнән башлап медицина көллиятләренең һәм Казан дәүләт медицина университетының (КДМУ) студентлары, Үзәк район хастаханәләренең медицина хезмәткәрләре «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең #ДоброВСело  (#СалагаИгелек) проекты чикләрендә, фельдшер-акушерлык пунктларында ирекле ярдәм күрсәтү өчен, Татарстан Республикасының 13 районына чыгачаклар.

«Яр Чаллыда эшлә» дигән шәһәр профориентация акциясе чикләрендә «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУсенә килеп киттеләр.

2019 елның 18 апрелендә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе»  Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе җирлегендә (Алга таба «ТР ССМ РКХ» ДАССУ) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика Фельдшерлар советының (алга таба ТР ССМ РФС) киңәйтелгән утырышы булды, анда оештыру-методик кабинетларның өлкән фельдшерлары – республиканың 43 районыннан район Фельдшерлар советлары рәисләре катнаштылар.

КБМҮнең эшен иң эре РФ ССМ академик В. И. Кулаков исемендәге милли акушерлык-гинекология үзәгенең экспертлары бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International