«Татарстан Республикасы талантлары белән стратегик идарә итү» программасы кысаларында БРКХдә медицина белән кызыксынучы Талантлар университеты абитуриентлары һәм студентлары өчен укыту-белем арттыру экскурсиясе узды.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы вазыйфасына Галимов Айрат Илдар улы билгеләнде.
21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе (Студенческая) белән берлектә Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Татарстан башкаласы Югары уку йортларының медицина хезмәткәрләре өчен методик семинар оештырдылар.
22-24 март көннәрендә Казанда Татарстан БСҖ (Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең) мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексы җирлегендә сукырлар өчен өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионаты узды. Түбән Кама медицина көллиятенең массаж буенча укытучысы Владимир Ангариков ярышларның җиңүчесе булды. Чемпионатта бөтен республикадан 22 ир-кеше һәм 12 хатын-кыз катнаштылар.
БРКХ территориясендә «Рональд Макдональд йорты» гаилә кунакханәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы системасы белгечләре өчен укыту семинарлары узды.
Узган 7 көн эчендә Түбән Кама перинаталь үзәгендә 55 сабый барлыкка килде. Кесарев кисеме юлы белән – 18. Хәзер хатын-кызлар консультациясендә 1572 булачак әни исәптә тора.
Түбән Кама шәһәренең Балалар шәһәр хастаханәсендә 2019-2021 елларга яңа Коллектив килешүен кабул итү буенча хезмәт коллективының конференциясе узды. Чираттагы коллектив килешүе турында фикер алышуда хастаханәнең хезмәткәрләре катнаштылар.
22 мартта Казанда «Травматологиядә һәм ортопедиядә инновацион технологияләр» Травматологлар мәктәбе» дигән Регионара фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә травматология-ортопедия бүлекләренең мөдирләре, табиблар травматологлар-ортопедлар; хирургия буенча баш табиблар урынбасарлары, хирургия бүлекләре мөдирләре, табиблар хирурглар; анестезиология һәм реанимация бүлекләре мөдирләре, табиблар анестезиологлар-реаниматологлар; ревматология бүлекләре мөдирләре, табиблар ревматологлар; амбулатор һәм стационар тернәкләндерү бүлекләре мөдирләре, табиблар реабилитологлар, ДФК табиблары, спорт медицинасы белгечләре; дәвалауның физик алымнары бүлекләре мөдирләре, табиблар физиотерапевтлар һәм башка кызыксынган белгечләр катнаштылар.
2019 елның 23 мартында Республика клиник офтальмология хастаханәсе ДАССУнең клиник-эксперт хезмәте белгечләре «Медицина өлкәсендә оешмалар белән идарә итүнең Япон тәҗрибәсе» семинар-практикумында катнаштылар, ул Казанда ТР Идарәче кадрларын хәзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар Ассоциациясе тарафыннан оештырылды.
Бөтендөнья стоматологик сәламәтлек көне кысаларында стоматологлар балаларны тешләрне карарга өйрәттеләр. 4нче номерлы Алексеевск мәктәбендә-балалар бакчасында белем бирү акциясе узды, аның кысаларында ҮРХ стоматология сырхауханәсенең теш табибы Айгөл Петрова хәзерлек төркеме балаларына «теш» гигиенасының нигезләре турында сөйләде.