Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең атналык «Сәламәтлек десанты» Абдрахман авылының урта мәктәбенә килеп китте. Югары сыйныф укучылары һәм укытучылар өчен грипп һәм ОРВИ профилактикасы, тәмәке тартуның зыяны һәм дөрес тукланмауның нәтиҗәләре турында дәрес үткәрелде. Очрашу ирләр сәламәтлеген саклау турында әңгәмә белән тәмамланды. Моннан тыш, медицина учреждениесе белгечләре кандагы холестеринга һәм шикәргә экспресс-тест үткәрделәр.
Казанда Казан травматологлар-ортопедлар мәктәбенең 100-еллыгына багышланган «Терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларын һәм җәрәхәтләнүләрен диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман алымнары. Тынычлык вакытының җәрәхәтләре хирургиясе» дигән Бөтенроссия мультидисциплинар фәнни-гамәли конференциясе узды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы чит ил студентларының берсендә үпкә туберкулезының ябык формасын ачыклау турында хәбәр итә.
«Казан» Гаилә үзәгендә табиблар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Казан Мэрының Рәхмәт хатларын тантаналы шартларда шәһәрнең 10 табиб династиясе вәкилләренә тапшырдылар. Аларның һәркайсының гомуми медицина стажы 100 елдан артык тәшкил итә.
Сычуань провинциясенең Кытай традицион халык медицинасының Фәннәр академиясе делегациясе эш визиты белән Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте.
Диабет мәктәпләре Казанның өч сырхауханәсендә: 10нчы номерлы һәм 18нче номерлы шәһәр сырхауханәләрендә, шулай ук 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы сырхауханәдә узды. Чара шикәр диабеты белән пациентлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен оештырылды. Эндокринологлар һәм кардиологлар шикәр диабеты белән авыручыларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау турында сөйләделәр, артериаль кан басымын үлчәделәр һәм катнашучыларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
КФУның Университет клиникасына Сычуань провинциясенең Кытай традицион халык медицинасы Фәннәр академиясе делегациясе килеп китте. Клиникада кунакларны бүлекләр эше белән таныштырдылар, кардиохирургия һәм гибрид операция бүлмәләре эшли торган операция блогын күрсәттеләр.
2018 елның 22-23 ноябрендә Казан травматологлар-ортопедлар мәктәбенең 100 еллыгына багышланган «Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм зарарлануларын диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман алымнары. Тыныч вакытның җәрәхәтләре хирургиясе» дигән Гомумроссия мультидисциплинар фәнни-гамәли конференция Казанда узачак.
1 декабрьдә билгеләп үтелә торган инвалидлар көне алдыннан Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең Сәламәтлек үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус медицина карап тикшерүе оештырылды.
Республика клиник хастаханәсе рентген-диагностика бүлегенең җитәкчесе Борис Нагорных академик ишү буенча «Динамо – Камаз» Татарстан командасы составында Севильядә (Испания) Халыкара регатада беренче урынны яулады.