Түбән Камада яшәүчеләргә артык авырлыкны җәйгә ничек дөрес ташларга кирәклеге турында сөйләделәр

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Ни өчен кеше ябыгырга ныклы карар кыла, тик кинәт диетасын ташлый һәм тәм-томнарга йөгерә? Ни өчен вакыт узгач югалтылган килограммнар кире кайталар, әле күршеләрен дә үзләре белән алып киләләр? Ничек диета һәм гормональ буталчыклык үзара бәйле? Кичә Халык иҗаты йортында лекциядә ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш терапевты Светлана Особливая ничек артык авырлыкны дөрес ташларга кирәклеге турында сөйләде.

Кеше диетага утырганда, бернинди ихтыяр көче турында сүз дә була алмый, бөтен эш безнең гормоннарда. Организм, шул исәптән эндокрин системасы да, калорияләр кимүгә җайлаша. Ул ач булу турында баш миенә сигнал җибәрә һәм шул вакытта ач булу хисен тудыручы гормон – грелин активлаша. Нәкъ менә аның аркасында кеше диетасын ташлый, күмәч һәм тәм-томнар белән сыйлана.

Нәрсә эшләргә формада булырга теләүчеләргә?

- Иртәне стакан җылы су белән башлагыз, ә йокыга кадәр 3 сәгать кала кичке ашны ашагыз.

- Көнгә 2-3 тапкыр әйбәт итеп ашагыз, капкалауларсыз, чөнки һәр ашаудан соң аппетитны арттыра торган инсулин арта.

- Сыекча ризык ашаудан каты ризык ашау яхшырак – йогурт белән чагыштырганда, ипи белән туклы булу җиңелрәк.

- Үзегезне күп күләмдәге ризыктан чикләгез һәм гадәти порцияләрнең яртысыннан баш тартыгыз. Порциянең яртысын түбән калорияле һәм клетчаткалы продуктлар – яшелчәләр тәшкил итәргә тиеш. Сезнең тәлинкәгезнең ¼ өлешен аксымнар – тавык һәм балык, калган ¼ өлешендә углеводлар – макарон һәм ярмалар булырга тиеш.

- Акыл белән кибеткә йөрегез – азык-төлек исемлеген төзеп, ярымфабрикатлар, шул исәптән колбасалар һәм тиз әзерләнә торган боткалар, шулай ук кетчуп һәм майонез сатып алмагыз.

- Йокыгызны җайга салыгыз. Кичке 10 сәгатьтән башлап төнге 2гә кадәр генә йоклаган вакытта йокы һәм озын гомер гормоны мелатонин бүленеп чыга. Йокы булмаса, стресс гормоны кортизол күтәрелә. Без стресска омтылабыз, борчылуыбыздан ашап тынычланабыз һәм артык кило җыябыз.

- Дөреслектә тәүлегенә 1,5 литр су эчәргә кирәк, бу санга аш, чәй һәм башка сыеклык керми. Әмма әгәр сез суның мондый күләмдә ихтыяҗын сизмәсәгез, эчмәгез – һәркемнең организмы аерым, шуңа бәйле рәвештә матдәләр алмашы да төрлечә. Суны гади кагыйдә буенча эчегез – күпме сыеклык бүлеп чыгарасыз, шуның кадәр эчегез, бары тик 200-300 мл гына арттырырга кирәк.

Шуны истә тоту мөһим: диета – ул бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә туклануыгызны гомергә үзгәртү, шуның өчен организм Сезгә «рәхмәт» әйтер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International