ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Республика клиник хастаханәсе Республика уйлап табучылык, рационализаторлык һәм патент-лицензия эшенең иң яхшы куелышына смотрында II урынны яулады. Конкурс Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә булып узды, анда «Регионда интеллектуаль милек базарының формалашуы һәм үсеше: интеллектуаль милек базары катнашучыларының һөнәри эшчәнлегенең куркынычларын бәяләү һәм аларны компенсацияләү» дигән VII Региональ фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция 2017 ел эчендә ТР Уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыятенең эш йомгакларын ясау белән башланып китте. Республика клиник хастаханәсен II дәрәҗә дипломы белән билгеләделәр.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Ашыгыч медицина ярдәме һәм эксперт эшчәнлеген оештыру департаментының баш белгече Дмитрий Гарцев эш визиты белән Регионара клиник-диагностик үзәккә килеп китте. Ул РКДҮ эшчәнлеге, үзәкнең бүлекчәләре белән танышты. РКДҮ генераль директоры Рөстәм Хәйруллин үзәкнең тарихы, төп юнәлешләре һәм эшенең төп күрсәткечләре белән Дмитрий Гарцевны таныштырды. Клиниканың җитәкчесе А блогында урнашкан консьерж-сервисны, «Эсперанс» кафесын һәм гыйбәдәт бүлмәләрен күрсәтте. Белгечләр авыруның электрон тарихын, югары уңайлылык палаталарын, үзәкнең операция блогын күрсәттеләр. Капиталь ремонттан соң күптән түгел ачылган РКДҮнең Нур диагностикасы бүлегенә аерым игътибар бирелде. Бу бүлектә 512 кисемлек хәзерге заман РКТ аппараты эшли.

Зәйдә капиталь ремонттан соң 2нче номерлы сырхауханәнең филиалы ачылды. «Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү» дигән республика программасын тормышка ашыру кысаларында сырхауханәдә зур эш башкарылды: эчке бүлмәләр тулысынча үзгәрделәр, бинаның фасады үзгәрде, тышкы территориясе төзекләндерелде. 

2017 елның 1 июленнән Россиядә № 86 Федераль закон үз көченә керде, ул электрон хезмәткә яраксызлык кәгазен бирүне регламентлый. Проектны тормышка ашыру башыннан алып, татарстанлылар 72 628 электрон хезмәткә яраксызлык кәгазен алдылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг барышында РФ Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгыйнов сөйләделәр.


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

«Тигез ярдәм» проекты кысаларында Балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә «Тигез остазлык кысаларында авыруның үзконтролен яхшырту өчен шикәр авырулы гаиләләргә ярдәм» дигән волонтерлар өчен укыту тренингы узды. Катнашучылар алдында профессор, Эндокринологиянең милли медицина тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Тамара Кураева чыгыш ясады, ул остазлар өчен шикәр авыруы буенча тест үткәрде. Татарстан Республикасының баш штаттан тыш балалар белгече- эндокринолог Мария Шайдулина балаларда 1 тип шикәр авыруын алып баруның нигезләре турында интерактив формада искә төшерде. Балалар республика клиник хастаханәсенең клиник психологы Лия Бодрова диабет барлыкка килгәндә ата-аналарның еш ясалган хаталары турында сөйләде һәм авырый башлаган балага булышуның төп юнәлешләрен ассызыклады.

2018 елда Казанда 19 сәламәтлек саклау объектында: биш хатын-кызлар консультациясендә (6 объект), республика махсуслаштырылган учреждениеләрнең тугыз сырхауханәсендә, балалар сырхауханәсендә һәм өч шәһәр сырхауханәсендә –  капиталь ремонт үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, 2017 елда сәламәтлек саклауның беренчел челтәренең 52 учреждениесендә капиталь ремонт үткәрелде. Бу максатларга республика бюджетыннан 1 млрд. 348,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде.

«Икенче сулыш» онкологик пациентларга булышу үзәгендә «Авыртуны басу» темасына онкологик пациент мәктәбе узды. Түләүсез мәгълүмати-мәгърифәтчелек чарасы «Яман шешне җиңәчәкбез» ТР иҗтимагый оешмасы белән берлектә Республика онкологик диспансер, Яр Чаллы шәһ.  Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белән оештырылды. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев, Республика клиник онкологик диспансерының Яр Чаллы филиалының клиник психологы Наталья Гыйләҗева һәм «Икенче сулыш» үзәгенең юристы Алсу Темкина «Пациент мәктәбе» спикерлары булып чыгыш ясадылар. Белгечләр, организмның саклану механизмы буларак, авырту турында сөйләделәр, ВАШ авырту шкаласын тикшереп ачыкладылар, кайчан һәм нинди анальгетикларны кулланырга кирәк икәнен аңлаттылар. 

Казан шәһ. предприятиеләренең хезмәт коллективлары өчен ВИЧ-йогышына аноним экспресс-тест буенча профилактик акция дәвам итә. Акция Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Идарәсе белән берлектә Республика СПИД үзәге тарафыннан үткәрелә. Кичә белгечләр «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКПдә булдылар. Предприятиенең хезмәт коллективы өчен видеолекторий оештырдылар, зарарлануларның профилактикасы һәм куркынычлары турында сөйләделәр, тыңлаучылардан булган сорауларга җавап бирделәр. Теләүчеләр ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест уздылар. Акция кысаларында үзләренең ВИЧ-статусларын 22 кеше белде.

Әлмәт шәһәре балалар сырхауханәсендә «шикәр авыруы» диагнозы белән балалар өчен хәйрия акциясе узды. Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, «Нур» Хәйрия фонды, шулай ук НурГео һәм «Нурмед» компанияләр төркеме чараның оештыручылары булып чыгыш ясадылар. Балалар сырхауханәсенең мөдире Тамара Черемисина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул балалар сәламәтлеге сагында көн саен һәм сәгатъ саен торучы педиатрия хезмәтенең зур әһәмиятен ассызыклады һәм үткәрелә торган чаралар өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстанда «Ирләр сәламәтлеге» темасына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре арасында компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсы тәмамланды. Конкурс халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм ирләрдә авыруларны профилактикалауны пропагандалауга медицина хезмәткәрләрен мотивацияләү максаты белән үткәрелде. Конкурска җибәрелгән эшләр ирләрнең репродуктив сәламәтлекләре белән бәйле проблемаларга карата  гражданнарның хәбәрдарлыкларын күтәрүгә чакырылганнар. Куркынычның төп факторлары арасында  тәмәке тарту һәм алкоголь куллану билгеләнәләр, алар  импотенция, кысырлык һәм мәни яман шеше кебек авыруларның сәбәбе булырга мөмкиннәр. Конкурс җиңүчеләрен берничә критерий буенча билгеләделәр. Иң күп балл җыйган  конкурс җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары белән, шулай ук Республика медицина профилактика үзәгенең рәхмәт хатлары белән бүләкләячәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International