Бүген, 22 мартта Казанда республика сәламәтлек саклавының иң мөһим вакыйгаларының берсе – III Региональ «Яхшы сыйфатлы тормышка кайтарып» дигән фәнни-гамәли конференция уза.
Чараның әһәмиятлегенә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Юнус улы Вафин һәм башка югары кунаклар басым ясадылар.
Бүген Түбән Кама медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре «Милосердие» үзәгендә ял итүчеләр өчен онкологик авыруларны профилактикалау турында лекция укыдылар. Шушы үзәктә районда яшәүче инвалидлар һәм пенсионерлар дәвалауны узалар. Ул инде өченче охшаш өчрашу. Бу юлы лекцияне тыңларга 70кә якын кеше килде.
Туберкулёз –эшкә иң сәләтле (18 башлап 40 кадәр) яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген югалту сәбәбе. Шартлар хезмәт белән төзәтү оешмаларының контингентлары арасында туберкулёзның бик киң таралганы белән кискенләшәләр. Туберкулёз – ул җир шары халкы арасында киң таралган һәм мең еллар дәвамлыгында булган йогышлы авыру. БССО мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен туберкулез белән авыручылар санының 9 млн хәтле очрагы теркәлә.
«Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССОда беренче
«Галукомалы пациентның мәктәбе» – табиб-офтальмологның, глаукоматологның лекция-әңгәмәсе булды. Анда глаукома нәрсә ул, аның белән ничек яшәргә, аны ничек кисәтергә һәм үзеңнең күрү сәләтен саклау өчен ничек үз вакытында дигостикалау турында сөйләделәр.
Сәламәтлек саклау системасының үсешенә кертелгән махсус өлеш һәм күпьеллык нәтиҗәле эш өчен «Татарстан Республикасы алдында күрсәткән хезмәт өчен» орденының медале белән 75 еллык юбилеен билгеләгән Наил Сәлах улы Садыйков бүләкләнде. Тапшыру турында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның указын Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин укыды.
52 елдан артык Наил Садыйков, үзенең хезмәт эшчәнлеген ашыгыч ярдәм санитары булып башлап, бертуктаусыз сәламәтлек саклавына хезмәт итә. Аксакалның тормыш тәҗрибәсе бүген дә таләп ителә. Һәр көнен Сәлах улы Наил элеккечә хезмәткә багышлый...
«ПҮ белән ӘБШХ» ДАССОның Әлмәт перинаталь үзәгендә соңгы өч ел эчендә ММЧ чакыру белән төрле мастер-классларны уздыру буенча эш көчәйде. Көньяк-көнчыгыш белгечләре өчен бала тудыру йортының операцион залында чираттагы мастер-классны КДМУның 1нче номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасының мөдире, профессор Альбир Хәсәнов 2016 елның 17 мартында уздырды.
Үз вакытында һәм түләүсез ничек табибка эләгергә – бу һәр медицина оешмасына килүчеләрнең иң еш бирелгән сорауларының берсе. Аларның күбесендә шартлар пациентның файдасына килеп чыкмый: тар белгечләрнең кабул итүләрен атналап, яисә ике айлап көтәргә туры килә, теркәүне көтү срогы да озын. Нәтиҗәдә, сәламәтлек белән булучы мәсьәләләргә тагын сырхауханәләрдә тикшерүләргә бетерелгән нервлар кушыла.
«Көньяк-көнчыгыш регионында торучы кешеләргә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. МСЧ шартларында югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү. 2015 елның эш йомгаклары һәм 2016 елга планнар» дигән районара киңәшмә 17 мартта ТР ССМ ЮТМЯ оештыру бүлегенең башлыгы Николай Илюхин, ТР ССМ баш штаттан тыш белгече-кардиологы Альберт Галявич катнашулары белән узды. Очрашуга Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск, Сарман, Чирмешән, Ютазы һәм Яңа Чишмә районнары сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре, дәвалау эше буенча баш табиб урынбасарлары, авыручыларны ЮТМЯҮнә юнәлдерү өчен җаваплы белгечләр, кардиологлар чакырылдылар.
БССО мәгълүматлары буенча, глаукома – үз вакытында дәвалау булмаса сукырлыкны кайтмас итеп китереп чыгарган төп авыру.
5 млн артык кеше глаукома аркасында сукырайды, ул дөньяда бөтен сукырларның 13,5% тәшкил итә.