ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Чистай РҮХнең медицина хезмәткәрләре Шәһәр көнендә Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елының чикләрендә «Үзеңнең кан басымыңны бел» дигән чираттагы акцияне уздыру мөмкинлегеннән файдалана алмый калмадылар.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Эндоурология  үзәге 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә ачылды. Хәзерге заман операцияләрен ясарга рөхсәт итүче яңа җиһазны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков күрде. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башкалар озатып бардылар.

Татарстан Республикасында 2015 елда Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елын уздыру буенча Төп чаралар планының «Республика акцияләрен уздыру» – «Сәламәт кечкенә ишегаллары» дигән 6.3. пунктын башкару өчен «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы Россия ССМның «Казан ДМУ» ЮҺББ ДБББОсы белән бергә масса-күләм акцияләр уздырдылар.

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Казанда«Сәламәтлек дулкыны» дигән  Унынчы Бөтенроссия информацион-пропагандалау савыктыру акциясе узды. «Александр Бенуа» теплоходында әйдәүче федераль үзәкләрдән, шул санда  А.Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәгеннән; оториноларингология фәнни үзәгеннән; академик С.Н. Федоров исемендәге «Күз микрохирургиясеннән»; Эндокринологик фәнни үзәктән; Россия балалар клиник хастаханәсеннән; Н.И. Пирогов исемендәге Педиатрия фәнни-тикшеренү клиник институтыннан; Стоматология һәм казналык-бит хирургиясе үзәк фәнни-тикшеренү институтыннан әйдәүче белгечләр Казанга килделәр.

Аның ачык төсе үзе үк инде күңелне күтәрә һәм уңай җайга көйли. Трамвай бортларында сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре, шулай ук түләүсез медицина тикшерүен шәһәрдә кая узарга булу турында мәгълүмат язылган.
2015 елның 2 июлендә 167 Әлмәт медицина көллиятен тәмамлаучы урта медицина эшчеләренең дипломын алдылар. Ә бүген, 1 сентәбрьдә, 180 кичә мәктәптә укучы, ә хәзер абруйлы белем бирү оешмасында беренче курста укучы өчен тантаналы линейка булды. Анда Әлмәт шәһәренең дәвалау-профилактик оешмаларының баш табиблары, көллиятнең хөрмәтле хезмәткәрләре, укытучылар һәм ата-аналар булдылар.

 Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елының чикләрендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары  Елена Шишмарёва йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга багышланган лекторий уздырды. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуы белән видеофильм күрсәтелде.

«Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр клиник сырхауханәсе» ДАССОсы һәм «Отражение» дигән Яшьләргә дус булучы клиниканың психология хезмәте «Светлана Изамбаева» коммерцияле булмаган хәйрия фонды белән бергәләп 1 сентябрьгә – Белемнәр көненә багышланган «Класс хәзерләнүе» акциясен уздырдылар.

31 августта, узып баручы җәйнең ахыргы көнендә,Яшел Үзәндә «Яшел Үзән РҮХ» ДАССОның Муниципальара перинаталь үзәге ачылды. Бу төньяк-көнбытыш регионында беренче үзәк – Татарстан Республикасының Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Апас, Югары Ослан муниципаль районарының акушерлык-гинекология хезмәте үсешенең нигезе.

29
август, 2015 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР ССМ Республика клиник онкологик диспансерының яңа корпусына килеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International