Ак халатлы «десант» сырхауханә буенча йөргәндә, пациентлар берни дә аңлый алмадылар – кайдан шулкадәр яшь шат күңелле табиблар. Бөтенесе дә гади аңлатыла. Бу Аксубай «ноу-хау»ы. Хастаханәгә яшь кадрларның таләп итүләрен күргәч, яңа баш табиб медуниверситетны тәмамлаучыларны авыл җирендәге эш шартлары белән кызыксындырырга дигән кыю фикерне тормышка ашырды.
2014 елның 1 нояберендә 30 кеше мөрәҗәгать итте, 21 донор кабу ителде, 9 литрдан артык донор каны һәм аның компонентлары хәзерләнде. Киләчәктә РКҮдә донорларны кабул итү дүшәмбедән шимбәне кертеп 8.00 сәг. башлап 14.00 сәг. кадәр Казан шәһ. Җиңү проспекты, 85 адресы буенча тормышка ашырылачак.
«Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда «Эпидемиология. Халык арасында Эбола бизгәгенең барлыкка килүен һәм таралуын кисәтү буенчаэпидемиягә каршы чаралар» темасы буенча Казан шәһ. дәвалау оешмаларының йогышлы авырулар табиблары һәм эпидемиологлар өчен семинар уздырылды.