ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Габитова Нина Ивановна-Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең 1 бүлеге санитаркасы. 16 яшендә ул йогышлы авырулар хастаханәсенә эшкә керә. Быел медицина аның тормышына кергәнгә 54 ел була.

Яңа ФАП«Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелде.

Кичә, Ютазы районы Урыссу бистәсенең 75 еллыгы көнендә, Урыссу үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлегендә Алимбәковлар гаиләсенең беренче баласын тантаналы рәвештә чыгару булды.

Чүпрәле РҮХдә компьютер томографын монтажлау бара. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынды.

Булачак беренче сыйныф укучыларын Белем көне белән котлау - Лениногорск РҮХ коллективы өчен күптәнге традиция.

Бу ялларда Түбән Кама РҮКПХнең медицина хезмәткәрләре иң күп балык тотучыны билгеләделәр. Зәй сусаклагычында балык тоту буенча беренчелек уздырылды. Балыкчылар лаеклы бүләкләр алды.

Мостафина Ләйсәния Салих кызы медицинада 41 ел. Кабул итү бүлегенең шәфкать туташылеге һөнәрне сайлавында бер көн дә үкенмәве турында сөйли.


27
август, 2022 ел
шимбә

Арча районында стоматология поликлиникасы төзелеше дәвам итә. Гомуми мәйданы 450 квадрат метр булган бинаны 2022 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Алексеевск РҮХ фельдшерлары өчен укыту семинарын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының фельдшерлар Советы Рәисе, Татарстан РКХ фельдшеры Фәйрүзә Идельбаева үткәрде.

Лаеш, Алексеевск, Әлки һәм Спас районнары үзәк хастаханәләренең реанимация хезмәтенә Республика клиник хастаханәсе командасы бәя бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International