Татарстанда бер ел эчендә туберкулез белән авыручыларның якынча 19% ка кимрәк ачыкланган. Коронавирус аркасында флюорография үткәрү темпы — туберкулезга иң нәтиҗәле тикшерү алымы — кимегән.
Кама балалар медицина үзәгендә видеоконференция режимында шәфкать туташлары өчен «COVID-19 пандемиясе чорында медицина персоналының психоэмоциональ фоны» темасына республика семинары узды.
Түбән Кама медицинасын күтәргән медиклар шәһәр музеенда очрашты. Түбән Каманың быел билгеләп үтеләчәк 55 еллыгы хөрмәтенә "Юллар чаты" очрашуына шәһәрнең беренче медицина хезмәткәрләре, баш табиблар, шәһәрнең һәм районның барлык дәвалау оешмаларыннан яшь белгечләр һәм медицина көллияте студентлары чакырылган иде.
1976 елның 22 мартында Яшь Түбән Камада беренче бала тудыру йорты ачыла. Ул чакта бала тудыру йорты 150 ятакка исәпләнгән булган, биредә 2 физиология һәм 1 обсервация бүлеге булган, яңа туган һәм имгәнгән балаларны тәрбияләү өчен палаталар бүлеп бирелгән.
ФДБУ бригадалары Россия Федерациясенең кайбер субъектларына, шул исәптән Татарстан Республикасына тикшерү белән чыкты.
Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме базасында ике көн дәвамында барлык медицина хезмәткәрләре коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты.
Казан хосписы табиблары һәм Анжела Вавилова ис. хәйрия фонды хезмәткәрләре Татарстан журналистлары өчен экскурсия үткәрде һәм аларны балалар өчен күчмә хезмәт эше белән таныштырды.
Галиәскәр Камал исемендәге театр артистлары Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева һәм Мәрьям Йосыпова шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә коронавирустан прививка ясатты.
Казанда стационарларда пациентларны тукландыруны оптимальләштергәндә инновацион технологияләр куллану буенча Төбәкара (Идел буе) мәктәп-семинар уза.
Республика Балалар клиник хастаханәсенә ике кулы да авыр электр пешерүе алган пациент китерелде. Бала җәрәхәтне өйдә алган. Әти-әниләре сабыйны өлкән балалары белән калдырып торган. Бер мизгелгә балалар сабыйны күз уңыннан югалта, шул арада сабый электр челтәренә тоташтырылган төзелеш инструментының тышсыз чыбыгын ике кулы белән тота. Авыру шогыннан бала аңын югалта.