30 сентябрьдә Казанда РКДҮ җирлегендә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе мәктәбе узачак. «Россиядә гибрид хирургиянең торышы» дигән доклад белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кардиологиянең милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБУнең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, РФА академигы, профессор Ренат Сөләйман улы Акчурин чыгыш ясаячак.
Бүген Республика балалар клиник хастаханәсенә 6нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы Депутаты, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин килеп китте.
Алабуга ҮРХнең табиблары һәм фельдшерлары мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында актив чыгыш ясыйлар.
«Нульгә омтылыш: хезмәтне саклау өлкәсендә илкүләм стратегия» Республика форумында катнашучылар ВИЧ-йогышка аноним экспресс-тест уздылар.
Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белән берлектә «Сәламәтлек өлешләре» марафонын үткәрә.
Яр Чаллы шәһ. шәһәр сырхауханәләренең Сәламәтлек үзәкләре җирлегендә йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенең куркыныч факторларын ачыклау буенча халык өчен акция узды.
29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне кысаларында Казанда «10 000 адым» акциясе узачак.
БРКХ балалар урологы, м.ф.к. Айдар Закиров Швейцариядә Балалар хирурглары җәмгыятенең 50 еллыгы уңаеннан оештырылган дәрәҗәле конференциядә «Гидронефрозлар вакытында лапароскопик пиелопластика нәтиҗәләре турында» доклады белән чыгыш ясады.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 2нче номерлы сырхауханәсендә онкологик терелүче пациентлар өчен мәгълүмат семинары булды.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «Сәламәтлек – 2019» дигән Татарстан медицина хезмәткәрләре спартакиадасының җиңүчеләрен бүләкләде. Бүген Казан шәһ. Үзәк стадионында ярышларның финал этабы узды.