Казанда «ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпитале «Кама аръягы регионының өлкән гражданнарына дәвалау һәм реабилитацион ярдәм күрсәтү» хезмәте белән тәкъдим ителде, ул эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде һәм аңа лауреат исеме бирелде. Хезмәт «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабында катнашу өчен тәкъдим ителде.
Россиядә «абортларга каршы» атна башланды. 9 июльдән башлап 15 июльгә кадәр ул Түбән Кама шәһәренең хатын-кызлар консультациясе җирлегендә дә узачак.
5 июльдә Алабугада шәһәр сырхауханәсендә 65 яшьтән өлкәнрәк булган алабугалылар өчен гериатрик кабинет ачылды. Ул «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә барлыкка килде.
Казанда 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә гериатрик ярдәмне үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Бүген Үзәк район хастаханәсе җирлегендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе табиблары Зәй районы халкын консультацияләделәр һәм карап тикшерделәр.
Консультатив кабул итүне табиб-эндокринолог Билалова В.Р., табиб-пульмонолог Шакирова Гөлназ Ринат кызы, табиб-гастроэнтеролог Мингазова Р.Т. һәм табиб травматолог-ортопед Курмакаев Ф.А. уздырдылар.
Алабугада баш табиб Айрат Фәрид улы Сафин студентлар медиклар белән очрашты. Конференция залында Алабуга хастаханәләрендә практика узган Казан һәм Ижевск медицина университетлары студентлары җыелдылар.
2019 елның 9 июлендә Зәй муниципаль районында «Бердәм Россия» көне узды. Сәламәтлек саклау буенча ике тематик мәйданчыкта РКХ, БРКХ һәм РКОД табиблары-белгечләре эшләделәр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең кичектергесез консультатив ашыгыч медицина ярдәме — Санитар авиация бүлегенә пресс-тур оештырды.
8 июльдә Түбән Кама халкы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте. «Гаилә» паркы бәйрәм итүнең үзәге булып торды. Чараны оештыруда Түбән Кама медиклары, шул исәптән Балалар шәһәр хастаханәсенең белгечләре актив катнаштылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яр Чаллы шәһәренең Орган залында 9 гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.