ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2019 ел
җомга

17 майда ел саен Пульмонолог- табиб көне билгеләп үтелә, ул сулыш органнары авырулары белән шөгыльләнә.

Бүген Казанда ТАССР сәламәтлек саклавының беренче халык комиссары Мохтаров Кашаф Гыйльфан улына багышланган мемориаль такта тантаналы рәвештә ачылды. Мемориаль такта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында урнаштырылды. Тантаналы чарада сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, тармак ветераннары, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре катнаштылар. Мемориаль такта урнаштырылган бинада 19 гасыр уртасыннан фармация магистры Фердинанд Грахеныкы булган даруханә һәм даруханә товарлары кибете урнашкан. 1917 елдан соң даруханә миллиләштерелә, ә 1920 елда йортта Сәламәтлек саклау халык комиссариаты урнаша. 1970 нче елларда бинада 6нчы номерлы бала тудыру йорты, ә 1960нчы елдан башлап 19нчы номерлы Шәһәр хастаханәсе һәм бала тудыру йорты урнашкан, даруханә биналарында – хатын-кызлар консультациясе урнашкан. Бүген бу бина реконструкцияләнде, аның чын тарихи йөзе кайтарылды.  Һәм Татарстанның сәламәтлек саклавы өчен ул шулай ук әһәмиятле – монда медицина ярдәмен күрсәтүнең Европа стандартларына җавап бирә торган заманча күп профильле медицина (перинаталь) үзәге урнашкан.

Республика клиник хастаханәсенә Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр килеп киттеләр. Делегация составында Коми, Приморье крае, Хабаровск крае, Амур өлкәсе, Вологда, Мурманск, Новосибирск һәм Смоленск өлкәләреннән, шулай ук Чукот автономияле округыннан вәкилләр килделәр.

Теләчедә Медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2016» дигән Спартакиадасының зона этабы узды. Иң спорт командасы исеме өчен Мамадыш, Теләче, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск районнары командалары ярыштылар.

Чистай ҮРХ хезмәткәрләре СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ул авыр чир алып киткән кешеләр турында искә алу, эпидемия белән кагылган кешеләргә ярдәм күрсәтү, ВИЧ – безнең вакытның чынбарлыгы, һәм бу проблема буенча адекват мәгълүмат алу мөһим булуын искә төшерү өчен үткәрелә.

«Базарлы Матак РҮХ» ДАССОның хатын-кызлар консультациясенә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең делегациясе килеп китте. Баш табиб Светлана Одушкина авыл Сәламәтлек саклау шартларында медикларның эше, кадрлар белән, «юл картасын» үтәү чаралары белән тәэмин ителеш турында сөйләде. Йөкле хатын-кызлар белән әңгәмәләр зур кызыксыну уятты. Кунаклар уңышлы эш һәм алга таба да рәхәтләнеп яшәргә теләделәр.

Үзбәкстан һәм Таҗикстан республикалары белгечләре БРКХ базасында яңа технологияләр өйрәнә.

Өйрәтү семинары Әлмәт ҮРХ җирлегендә Әлмәт муниципаль районы фельдшер-акушерлык пунктларының беренчел буын табиблары, белгечләр- онкологлары һәм фельдшерлары өчен узды.  РФ Президентының «Паллиатив чикләрсез» грантын гамәлгә ашыру кысаларында мондый семинарлар паллиатив медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү максаты белән республиканың барлык шәһәрләрендә уза.

17 майда Россиядә Халыкара балалар ышаныч телефонының көне билгеләнә. Ул киң җәмәгатьчелек игътибарын авыр тормыш хәлендә балаларны яклау һәм аларга ярдәм чараларын көчәйтү кирәклегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

16 майда клиниканың кечкенә пациентларының хыялларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән «Мин хыялланам» проекты чикләрендә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә торучы БРКХнең кечкенә пациентларына  килеп китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International