ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең клиник фармакологлары Казан дәүләт медицина академиясендә халыкара катнашуы белән Бөтенроссия фәнни-гамәли «Фармакотерапия куркынычсызлыгы : Noli nocere!» конференциясендә докладлар белән чыгыш ясадылар.

Яр Чаллыда «Олы йөрәкле кеше» IV Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсны оештыручылар –« Шәфкать мәгарифтә» хәйрия фонды һәм «ТИСБИ» Идарә университеты. Баш табиб Резедә Ришат кызы Мавзютова җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУ коллективы «Игелек планетасы» номинациясендә бүләкләнде.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7223 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1321 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 866 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 34 тапкыр. Бу ЮТҺдә 33 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 10 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 99 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5644 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 59, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 196.


19
май, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 15 маенда «Медицина университеты клиникасы» ДАССУнең хирургия клиникасының конференц-залында «Шәфкать туташы көненә " багышланган бәйрәм чарасы тантаналы һәм җылы рәвеш тә узды. Клиникада бу бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традиция барлыкка килде. Баш табиб булышлыгы белән бу чара ел саен үткәрелә.

Коллектив алдында чыгыш ясап, баш табиб Илнур Хәсән улы Шәрәфетдинов шәфкать туташларына хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шәфкать туташларына һөнәри бәйрәм уңаеннан күпьеллык намуслы хезмәтләре, эшләрендә уңышлы күрсәткечләре һәм югары профессиональлекләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

КБМҮдә урта медицина хезмәткәрләре хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылды. Шәфкать туташлары сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең иң күп санлы категориясен тәшкил итә. Кама балалар медицина үзәгендә бүгенге көндә бу һөнәрнең 500дән артык вәкиле эшли. Табиб практикасында медицина ярдәменең зур өлеше шәфкать туташы персоналы тарафыннан гына күрсәтелә, дәвалауның нәтиҗәлелеге нәкъ менә аларга турыдан-туры бәйле.

Баш табиб Тимур Мөбәрәкшин һәм баш шәфкать туташы Екатерина Шадрина коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, аларның хезмәтен Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үттеләр.


17
май, 2019 ел
җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019»" Республика премиясе номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылды.

20 майда Әлмәттә һәм 21 майда Түбән Камада ТР һәм РФнең әйдәүче онкологлары катнашуларында гомуми практика табиблары өчен «Яман шешләрнең иртә диагностикасының көнүзәк мәсьәләләре» дигщн белем бирү программасы узачак.

«Бигеш» аэропортында ГОА самолеты төште, аның бортында 168 кеше булган, бер пассажирда холера авыруына шик бар. Бүген мондый сценарий буенча һава транспорты бортында йогышлы авыру чыганагын локальләштерү һәм бетерү буенча тактик-махсус ведомствоара өйрәнүләр узды.

Бүген БРКХ җирлегендә «Балалар кардиологиясенең һәм ревматологиясенең көнүзәк мәсьәләләре» IX Россия фәнни – гамәли конференциясе узды.

Республика клиник хастаханәсендә стресска каршы тору буенча семинар узды. Стресс ситуацияләре белән идарә итү буенча төп кагыйдә түбәндәгечә яңгырый: «Стресстан куркырга кирәкми. Стресс белән идарә итәргә кирәк. Идарә ителә торган стресс үз эчендә хуш ис һәм тормыш тәмен алып бара», - Г.Селье.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International