ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

20 мартта Бөтендөнья стоматологик сәламәтлек көне билгеләп үтелә.  

Лениногорск ҮРХнең стационарында БМКӘКБ (баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы) буенча Сәламәтлек мәктәбендә беренче дәрес узды.

БРКХнең онкогематология бүлегенә «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары килеп киттеләр.

БРКХдә гизүче нерв стимуляторын имплантацияләү буенча югары технологияле операция узды.  


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Балалар шәһәр хастаханәсе психологлары 7нче номерлы мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына шәхси гигиена кагыйдәләре, аерым алганда, педикулезны профилактикалау турында сөйләделәр. 

Иннополиста 4нче номерлы Бала тудыру йорты һәм 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе белгечләре булачак әниләр өчен лекция уздырдылар.

Буа якташлыгының «Әйдә булышыйк!» уникаль социаль проекты беренче тапкыр 2019 елның гыйнварында гамәлгә ашырылды. Проектның авторы һәм инициаторы Рөстәм Сафин – ТР ССМ Республика онкология диспансерының онкологы-химиотерапевты. 


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Түбән Кама медицина көллияте җирлегендә «Супер гаилә 2019» дигән II Республика гаилә парларының мәдәни-реабилитация конкурсы узды. 

Яр Чаллыда «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең йомгаклау киңәшмәсе узды. Чарада ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов, Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева булдылар. Эш йомгаклары турында доклад белән 5нче номерлы хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насретдинов чыгыш ясады.

18-27 март көннәрендә Татарстанда туберкулезны профилактикалау буенча ункөнлек уза. Ул Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә – 24 мартка туры китерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International