ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Шәхси гигиена нигезләре турында югары сыйныфларда укучы кызлар белән БШХнең медик-социаль ярдәм бүлеге мөдире Наталья Шишкина һәм психолог Татьяна Хисмәтуллина әңгәмә кордылар.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8020 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1185 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 919 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 31 тапкыр. Бу ЮТҺдә 34 кеше зыян күрде, 24 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 21 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 62 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6398 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 61, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 203.


16
март, 2019 ел
шимбә

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эндоскописты, РФ һәм ТР Атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, КДМА эндоскопия, гомуми һәм эндоскопик хирургия кафедрасының профессоры, Татарстан эндоскопиясенә нигез салучы Владимир Юрьевич Муравьев 71 яшендә вафат булды.


15
март, 2019 ел
җомга

«Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклавы» дигән Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (БДМС) системасын оптимальләштерү буенча чаралар кысаларында Казанның иң эре сырхауханәләренең берсе буларак Казан шәһәренең 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе сырхауханәсенә Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев, Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге директоры Альберт Гайнетдинов һәм системаны эшләүчеләр килеп киттеләр.

Бүген Казанга эш визиты кысаларында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә Россия Федерациясе Социаль иминият фонды Рәисе Андрей Кигим килеп китте. 

Ачу көнендә хатын-кызлар консультациясен район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов карап чыктылар. 

Февральдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» пилот проекты Казан дәүләт медицина университеты һәм Балалар республика клиник хастаханәсе белән берлектә старт алды. Укуларны кафедра мөдире Динара Садыйкова җитәкчелегендә КДМУның госпитальле педиатрия кафедрасы башкара.

Арча үзәк район хастаханәсе җирлегендә «Ашказанының һәм унике илле эчәкнең язвасы авыруы катлауланулары» дигән Республика фәнни-гамәли мәктәп-семинары булды. 

Нәрсә ул кызамык? Бу вируслы авыру ничек тапшырыла? Ничек үзеңне кызамыктан саклап калырга? ТКҮРКХнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева бу авыруның барлык үзенчәлекләре турында үз коллегаларына, шулай ук барлык түбәнкамалыларга тагын бер кат искә төшерде.

2018 елда Чистай районында авыл халкын яшьтәге диспансерлаштыру белән каплап алу 97% тәшкил итте, профилактик прививкалар планын үтәү 99% тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International